Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чүпрәле муниципаль районында булды.
Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары слеты һәм агросәнәгать комплексының тармак үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, «Чистополье» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Залаков, оешмалар җитәкчеләре һәм авыл хезмәтчәннәре катнашты.
Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров «Дуван бакчалары» сату-тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булды, анда алмаларны саклау өчен урнаштырылган саклагычны һәм «Чынлы» ҖЧҖенең яңа төзелгән азык үзәген карап чыкты.