Узган атнада Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сабантуй» авыл хуҗалыгы кооперативында терлекчеләрнең традицион слеты булып узды, анда тармакның 2016 елдагы беренче яртыеллыгы эшенә йомгаклар ясалды.
Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясенең темплары турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре башланды.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклыүстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия – 2016» авыл темасына Бөтенроссия мәгълүмати-агарту конкурсын уздыру турында игълан итте.
20 июльдә Зәй муниципаль районында «АГРОСИЛА» холдингы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка авыл хуҗалыгына яңа инновацион технологияләр кертүне күрсәттеләр.
2016 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының«Элита» ГПП АҖ базасында эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның 38нче Республика конкурсын уздыру планлаштырыла, ул технолог һөнәренең абруен күтәрү, терлекчелектә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүдә ярдәм итү максатларында үткәрелә.
2016 елның 15 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе Саратов өлкәсенең Саратов шәһәрендә XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узды.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында бар көчкә урып-җыюга керештеләр. Район кырларында көзге бодай һәм арыш өлгергән.
2016 елның 25 июленнән 19 августына кадәр Татарстан Республикасында «Комбайн-2016» профилактик операциясе узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Буа муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.