2016 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында “Ат көне” бәйрәменә багышланган дистанцияле ат чабышлары буенча Россия чемпионаты узачак. Чабышлар 40 һәм 80 километр дистанцияләрдә оештырыла.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьщр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе, “Казан” Халыкара ат-спорт комплексы.
Чара кысаларында чабышлар, иң матур арбага, тиз йөрешкә конкурслар оештырыла. Тамашага килүчеләр өчен республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт-күңел ачу программасы, Республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары булачак.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана.