Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елның 4 нче кварталында терлекчелек предприятиеләре эшчәнлеге күрсәткечләре турында фикер алыштылар

2016 елның 1 октябре, шимбә

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елның 4 нче кварталында терлекчелек предприятиеләре эшчәнлегендә алга куелган җитештерү-икътисадый күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү мәсьәләләре һәм 2017-2018 елларга үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислек итүендә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, республиканың нәсел предприятиеләре, «Умартачылык идарәсе» ДБУ,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе, фәнни-мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекләрне махсус киптерү технологияләре белән кукуруздан әзерләнгән энергияле азык белән тукландыру мәсьәләләренә тукталды.

Бүген терлекләрне энергияле азык белән тәэмин итү, азык саклана торган урыннарның торышы, тиресне утильләштерү проблемалары кискен тора. Элек бу мәсьәләләр хуҗалыклар белгечләре, фермалар мөдирләре тарафыннан хәл ителә иде. Әмма терлекләрне карап тоту һәм сыйфатлы терлекчелек продукциясен алу – бу инвесторларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз бурычы.

Практик ярдәм күрсәтү өчен төзелгән эшче төркемнәр 2016 елның 3 октябреннән 7 октябренә кадәр “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖенең терлекчелек прдеприятиеләре торышын анализлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International