Татарстанның дүрт зонасында ашлык кукурузын игү технологиясе мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елдан башлап Татарстанда ашлык өчен кукуруз, көнбагыш һәм рапс мәйданнарын 100 меңәр гектарга җиткерүне күздә тота торган киң күләмле «3х100»программасы эшли. Быел республикада ашлык кукурузы 92,1 мең га мәйданда чәчелгән иде, көнбагыш – 104,8 мең га һәм рапс – 101 мең га. Игенчеләр ашлык кукурузы мәйданын 150 мең гектарга җиткерү һәм кимендә 700 мең тонна уңыш җыеп алу планын куялар.

Куелган бурычларны үтәү өчен Татарстанның дүрт зонасында (Әтнә, Арча, Зәй, Әлки муниципаль районнарында) ашлык кукурузын игү технологиясе мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды.

Аларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Госсорткомиссия» ФГБУнең Татарстан Республикасы филиалы,«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «В.В. Докучаев ис. авыл хуҗалыгы үзәк-кара җир полосасы фәнни тикшеренү институты» ФДБФУ, кукуруз орлыклары белән тәэмин итүче эре предприятиеләрнең вәкилләре, район авыл уҗалыгы идарәләренең игенчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнашты.

Әлеге семинарларда нотыкчылар ашлык кукурузын игү технологиясе үзенчәлекләре, бу культураның гибридларын сайлап алу үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Кукуруз орлыклары белән тәэмин итүче эре предприятиеләр вәкилләре, үз чиратында, үзләренең гибридлары турында сөйләделәр. Семинарның практик өлешендә катнашучылар ашлык өчен һәм силос өчен кукуруз чәчүлекләрен карадылар.

Илдус Габдрахманов белем бирә торган мондый чараларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. «Тиешле кишәрлекне сайлауга һәм безнең төбәк өчен яраклы гибридларны сайлап алуга төп игътибарны бирергә кирәк», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, орлыкны көзге-кышкы чорда сатып алырга кирәк. Чөнки шул вакытта орлыкның ассортименты зур була һәм аны түбәнрәк бәяләрдән сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International