Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Иске тегермәнче фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ бакчаларында бүген дә әле кура җиләге кызарып пешә. Көзен дә җимеш бирә торган үсентеләрне хуҗалыкта узган ел утырткан булганнар.
Хуҗалык быел Мамадыш, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Кукмара районы базарларында бер тоннадан артык кура җиләге һәм җиде тонна бакча җиләге (клубника) саткан.
«Киләсе елда 11 га җирдә 77 тонна җиләк үстереп сатарга уйлыйбыз»,– дип сөйләде «Мелиорация» Мамадыш ПМКсы ААҖ генераль директоры Ринат Мостафин.
Аның әйтүенчә, 2017 елда «Иске тегермәнче фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ шулай ук балык сату белән дә шөгыльләнәчәк. Узган ел алар ике буага ике тонна карп, толстолобик, ак амур маймычлары алып кайтып җибәргәннәр.