Татарстан аграрийлары «Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсенә әзерләнә

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә «Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Форумны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Быел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре казанышларының күргәзмәсе 18 нче тапкыр уза һәм, гадәттәгечә, анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 2,5 меңнән артык катнашучы булачак. Павильоннарда һәм һәм ачык мәйданчыкларда яңа авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын күрергә, үзебезнең терлекчелек, җәнлекчелек һәм кошчылык тармакларындагы уңышларны бәяләргә, яңа азык эшләнмәләре һәм ветеринария продукциясе белән танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәнең иң популяр булган «Россия төбәкләре» бүлегендә (75 нче павильон) Татарстан Республикасызенең күмәк экспозициясен күрсәтә. Экспозиция 150 кв. метр мәйданны били. Монда республиканың инвестиция куәте, шулай ук аны арттыру буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә чараларында катнашучы республика агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында түбәндәгеләр бар: ”Просто молоко” идарәчел компаниясе” ҖЧҖ, ”Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ («Пестречинка» ҖЧҖ), ”Агрокөчләр төркеме” ЯАҖ (”Чаллы – Бройлер” ҖЧҖ), ”Татспиртпром” ААҖ,”Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге, ”Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ, ”Дәүләт умартачылык идарәсе” ДУП, ”Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International