Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Сафиуллиннар – Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашучылар

2016 елның 1 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Карабаш поселогыннан Азат һәм Светлана Сафиуллиннар бытбылдык үрчетәләр. Әлеге кош аларның хуҗалыгында, сезонга карап, 1 меңнән 2 меңгә кадәр була.

«Без өч ел инде бытбылдык үстерү белән шөгыльләнәбез. Башта аларны үзебез өчен генә үстерә идек, хәзер инде күпләп үрчетә башладык», – дип сөйләде Светлана.

Азат, бытбылдык йомыркалары дәвалау сыйфатына ия, ди. Бер рецепт белән ул гастрит авыруын дәвалаган. «Светлана бу йомыркаларны төрле ашамлыкларга: салатларга, камырга да сала, өй токмачы да баса», – дип сөйләде Азат.

Сафиуллиннарның балалары да әти-әниләренә булышалар: товарны заказчыларга илтәләр, кошлар тора торган биналардагы читлекләрне чистарталар, аларны ашаталар.

Азат һәм Светлана Сафиуллиннар һәр атнада Бөгелмәдә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашалар. Алар бытбылдык йомаркаларын базарга сатарга алып киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International