Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципальрайонының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.
Казанда ярминкәләр түбәндәге 11 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:
– Яңа Савин районында ике мәйданчыкта – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Ак. Лаврьентьева урамы мәйданчыгында (чатыр корылган ярминкә);
– Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);
– Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83);
– Киров районында ике мәйданчыкта – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);
– Вахитов районында ике мәйданчыкта – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур., 13);
– Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).
– Совет районында ике мәйданчыкта – «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7).
Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.