Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү cәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү cәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең барыбыз өчен авыл хуҗалыгы эшләрен тәмамлау гына түгел, ә башкарылган эшләргә йомгаклар ясау да. Игенчеләрнең намуслы, үз эшләрен яратып һәм җиренә җиткереп башкарулары нәтиҗәсендә бүген илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүе нык алга китте.

Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгыларның берсе. Сез илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә үзегездән зур өлеш кертүегез белән горурлана аласыз. Сезнең төбәк азык-төлек продукциясе импортын алыштыру буенча киң күләмле программаны беренчеләрдән булып кабул итте һәм гамәлгә ашыра.

Шунысы сөендерә, сезнең республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тотрыклы уңай динамикасы сакланып килә, агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча төрле программалар, эреинвестиция проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, техника яңартыла, мелиорация тармагы үсә, эшкәртү тармагы предприятиеләре яңартыла.

Илебез игенчеләре югары нәтиҗәләргә ирештеләр, һәм без авыл хуҗалыгы тармакларын планлы үстерүгә таба алынган курсны дәвам итәргә тиеш. Бүген Россия аграр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре арасында– ит һәм сөт продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимеш җитештерүне арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау куәтләрен үстерү һәм модернизацияләү, хуҗалык алып баруда яңа технологияләр кертү, инвестицияләр һәм югары квалификацияле кадрлар җәлеп итү, авылда социаль инфраструктураны камилләштерү.

Агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренә, фидакарьләрчә эшләгән ветераннарына җаваплы да, авыр да хезмәтләре, үз эшләренә бирелгәнлекләре һәм илебез икътисадының төп секторларының берсендә ирешкән зур уңышлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм Россиянең муллыгы, үсеше хакына эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

 

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры                                                                          Александр Ткачев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International