Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә: сезнең хезмәтегез бик әһәмиятле, чөнки сез - республиканың таянычы

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен бәйрәм тантанасына җыйды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, АПК вәкилләре катнашты.

“Корстон-Казан” кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексына килгәч, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башта авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карап чыкты.

"Урып-җыю эшләре тәмамлангач, авыл хезмәткәрләрен, җитештерү алдынгыларын, җитәкчеләрне, агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итүче партнерларыбызны бу залда җыю матур гадәткә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу безнең нефтьчеләр дә, "ТАИФ" компанияләр төркеме дә - ягулыксыз авылларда эш бармый, - бу минераль ашламалар җитештерүче компанияләр дә, газ, энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр дә. Әмма иң мөһиме - кырларда, фермаларда һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүчеләр, әлбәттә".

"Сезнең хезмәтегез һәркем өчен кирәк һәм бик әһәмиятле, сез - республикабыз таянычы, - диде Татарстан Президенты үз чыгышында. - Һәр илнең нигезен, беренче чиратта, авыл тәшкил итүен без һәрвакытискәртеп торабыз. Бу азык-төлек җитештерүгә генә кагылмый, ул иң мөһимнәрнең берсе булса да, моннан тыш, авыл, нинди милләтнеке булуга карамастан, традицияләрне, мәдәниятне, телне саклап калучы да".

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләренә аларның эшләре, һәр нәрсәгә җаваплы караулары өчен чын күңелдән үз рәхмәтен белдерде.

"Һәрберегезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул. - Шундый катлаулы елда без 4 млн. 350 меңтонна бөртеклеләр уңышын, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1 млн. 200 мең тонна бәрәңге, 400 мең тоннага якын яшелчә уңышын җыйдык - бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Мин республика җитәкчелеге исеменнән хезмәттәшләрегезгә, хезмәт коллективларыгызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм, авыл - уникаль җитештерү ул. Шәһәрдә бөтен коллектив белән ялга китеп була - әйтик, заводта. Ә авылда һәркөннеэшләргә кирәк, көндәлек мәшәкатьтән башка торып булмый, без моны аңлыйбыз һәм югары бәялибез. Барыгызны да бәйрәм белән!"

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бүген тагын бер бәйрәм булуын —Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Россия Федерациясе дәүләт Думасына депутат мандатыннан баш тартып, үз вазыйфасында калуын да билгеләп үтте. Татарстан Президенты тагын бер кат аның республикага кирәклеген ассызыклады. Марат Әхмәтов тармакка, төбәгебезгә, агросәнәгать комплексын алга таба үстерүдә файда китерәчәк, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенчеләргә аларның фидакарьхезмәте өчен үз рәхмәтен җиткерде.

«Кырларда чын мәгънәсендә үз эшенең осталары эшли, болар – яшь комбайнчылар йә тәҗрибәле механизаторлармы, барысы да үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Бүгенге бәйрәм көнендә терлекчеләребезне дә онытмаска кирәк, алар шулай ук ял итмичә, көнне-төнгә ялгап, терлекчелек фермаларында эшлиләр».

«Авыл хуҗалыгының тагын бер елын озатабыз. Ниди генә сынаулар булмасын, без торган саен ныгый барабыз. Икмәк – муллык символы ул, әмма авыл хуҗалыгы – икмәк кенә түгел бит ул, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – 3,5 миллион гектар сөрүлек җирләр башка авыл хуҗалыгы продукциясен дә бирә. Бу – авыл хезмәтчәннәренең, авыл хуҗалыгы тармагы, эшкәртүче предприятиеләр, холдинглар хезмәткәрләренең тырыш хезмәте».

Чыгышының азагында Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. «Барыгызны да ихластан һөнәри бәйрәм белән котлыйсым килә. Ул безнең һәркайсыбызга алдагы елларда тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен көч өстәсен», – диде ул.

Авыл хезмәтчәннәре өчен Татарстан Республикасының иҗат коллективлары катнашында зур бәйрәмконцерты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International