2016 елның 29 сентябрендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (ГТРК) Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика алдынгыларын кабул итә.
Бәйрәм тантанасыда муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының алдынгы хезмәткәрләре чакырылды.
Чарада, зур тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.
Бәйрәм кунаклары шулай ук «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышачаклар.
Бәйрәм танатанасы 11:00 сәгатьтә башлана.