«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумында һәм Russia China Expo күргәзмәсендә Россиянең 70 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 27 провинциясеннән вәкилләр катнаша. Форум кысаларында Россия-Кытай хезмәттәшлегенең төрле өлкәләрендә 25 килешүне имзалау планлаштырыла.
Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә партнерлык: Россия-Кытай перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Бүген Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы һәм Russia-China Expo күргәзмә экспозициясе ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Министрлыкта Воронеж өлкәсе делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов һәм Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнаштылар.
Бүген Казанда «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы башланды. Форум кысаларында Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Кытай Халык Республикасының "Консорциум КММК" Ассоциациясе вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча очрашу узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнашты.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Альфа-банк» акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү буенча федераль үзәк» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре яңа уңышның сыйфатын бәяләү эшен төгәлләп киләләр.
Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыюны тулысынча төгәлләделәр. Республика буенча 55,6 мең га мәйданда барлыгы 2 млн 621 мең тонна уңыш алынган, уртача уңдырышлылык - гектардан 471,5 центнер.
Бүген «Татарстан — казанышлар республикасы» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агымдагы елның авыл хуҗалыгы сезонына йомгаклар ясады, тармакның перспективалары турында сөйләде һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Россельхозбанк һәм «Сколково» Россия Федерациясе төбәкләренең агросәнәгать комплексында (АПКда) инновациялелек рейтингы нәтиҗәләрен бирделәр. Татарстан Республикасы, Новосибирск һәм Мәскәү өлкәләре лидерлар булдылар.