Марсель Мәхмүтов Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы студентлар отрядларын бүләкләде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Россия Студентлар отрядлары көнендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурста 300дән артык кеше - шул исәптән хәрәкәтнең, партнерлары һәм эш бирүчеләре дә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов булды.

Студентларның авыл хуҗалыгы отрядлары эшчәнлеге — ул гади эш кенә түгел, ә зуррак мәгънәгә ия. Бу безнең республиканың һәм илебезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешеңне кертү, яңа күнекмәләр һәм белемнәр алу, шулай ук дуслык һәм үзара ярдәмләшү рухын ныгыту мөмкинлеге дә.

“Сез эш тәҗрибә туплап кына калмыйсыз, ә җаваплылыкка, дисциплинага һәм команда эшенә өйрәнәсез. Бу сыйфатлар сезгә теләсә кайсы һөнәрдә һәм, гомумән, тормышта файдалы булачак. Авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашып, сез, төбәк икътисадына ярдәм итү белән бергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калырга да булышасыз”, - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.

Министр урынбасары «Иң яхшы авыл хуҗалыгы студентлар отряды» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде, болар: Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасындагы балык эшкәртү буенча «Наутилус» студентлар отряды һәм Казан дәүләт аграр университеты базасындагы «Батыр» авыл хуҗалыгы студентлар отряды.

Чара кысаларында шулай ук «Стройотрядчылар» («Стройотрядовцы») театр коллективының «Все мы…» спектакле күрсәтелде һәм студотрядлар хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләрен республика министрлыклары һәм ведомстволары бүләкләре белән бүләкләделәр.

Яшьләрнең үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International