12-14 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексы казанышларының «Казан Агро» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узды. Быел чара, Казанның авыл хуҗалыгында инновацияләр үзәге буларак ролен ассызыклап, исемен һәм форматын яңартты.
Күргәзмәдә Россиянең 33 төбәгеннән 300дән артык компания һәм ике чит ил вәкиллеге катнашты. Өч көн эчендә күргәзмәгә Россиянең 78 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән 12,5 меңнән артык агросәнәгать комплексы белгече килде. Аларның 60,3%ы - контрактлар төзү турында карарлар кабул итүче компанияләрнең топ-менеджменты вәкилләре, ә 39,7%ы - белгечләр һәм шәхси затлар.
Күргәзмә мәйданында үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек сәнәгате, АПКны цифрлаштыру һәм эшкәртү өлкәсендәге соңгы казанышлар күрсәтелде. «Казан Агро 2025» күргәзмәсенең генераль иганәчесе — үсемлекләрне яклау чаралары буенча Россия базарында лидерларның берсе булган «Август» фирмасы АҖ. Компания стендында флагман продуктлар гына түгел, инновацион чишелешләр дә күрсәтелгән иде: «Август-Теләче»нең үз орлык комплексыннан орлыклар һәм «Август-Полимер» заводыннан 250 тоннага кадәр сыйдырышлы авыл хуҗалыгы продукциясен саклау җиңсәләре.
«Август-Полимер» заводы күргәзмәдә А4 форматындагы пленка үрнәкләрен, мәгълүмат буклетларын һәм ашлык саклау өчен җиңеләйтелгән ике җиңсә үрнәген тәкъдим итте. Болар - 2,7 метр киңлектәге һәм 60-75 метр озынлыктагы 7 катлы җиңсәләр, аларда 250 тоннага кадәр ашлык яки силос саклап була.
Күргәзмәнең стратегик иганәчесе - Европаның иң эре ашлама җитештерүчеләреннән берсе - “Аммоний” АҖ. 2025 елда компания азот-магний ашламалары (АМУ) җитештерә башлауны планлаштыра, алар «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ иярчен компаниясенең лабораторияләрендә һәм тәҗрибә кырларында җентекле сынау уза.
Күргәзмәгә, гадәттәгечә, чараның иганәчесе булган «НТП-Синтез» ҖЧҖ белорус компаниясе дә үзеннән зур өлеш кертте. Компания Гроднода үзенең тулы цикллы предприятиесендә җитештерелә торган хелатлар нигезендә «КомплеМет» комплекслы микроашламалар чыгаруда махсуслашкан.
"Казан Агро" күргәзмәсе иганәчесе «Россельхозбанк» АҖ АПКны финанслау, шул исәптән ташламалы ставкалар буенча да, фермерлар өчен СВОЕ экосистемасы мөмкинлекләре, авылга кадрлар җәлеп итү программаларын гамәлгә ашыруда катнашу турында сөйләде, шулай ук килүчеләргә аерым продуктлар буенча консультацияләр бирде.
Эшлекле программа кысаларында 20ләп түгәрәк өстәл, мастер-класслар һәм презентацияләр уздырылды, аларда 2,5 меңгә якын кеше катнашты. Моннан тыш, күргәзмәдә беренче тапкыр карьера консультацияләре узды, аларда югары уку йортларының, шул исәптән Казан дәүләт аграр университетының һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең, техникумнарның һәм көллиятләрнең чыгарылыш курсларыннан 670тән артык студент катнашты, эшкә урнашу буенча төпле киңәшләр бирелде.
Күргәзмәнең иң кызыклы вакыйгаларыннан берсе - Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә оештырылган «Агрохакатон»ның 2 нче ярышы булды. Ярышларда дүрт мәгариф учреждениесеннән командалар катнашты, ә җиңүчеләр булып «Казан ДАУ» югары белем бирү ФДБМУ студентлары танылды.
14 февральдә күргәзмә кысаларында Science Slam - фәнни-популяр чара узды, анда 12 талантлы студент һәм аспирант катнашты. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирелде, ә барлык катнашучылар фән үсешенә керткән өлешләре өчен сертификатлар белән бүләкләнде.
Чара йомгаклары буенча күпчелек компанияләр үз максатларына ирештеләр һәм 2025 елның 9 - 11 июлендә узачак «АГРОВОЛГА 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга теләк белдерделәр.