Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аның ветераннары өчен программага сайлап алу башланды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов “Батырлар. Татарстан геройлары” программасына сайлап алу өчен старт бирде. “Бу илебезнең Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган “Геройлар вакыты” федераль программасының аналогы. Программаның максаты - махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Теркәлүне 2025 елның 18 февраленнән 30 мартына кадәр сайтта башкарырга мөмкин: https://batyrlar-rt.ru. Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак: рәсми сайтта теркәлү, анкета тутыру, эссе язу, тест һәм әңгәмә узу.

Сайлап алу процедурасы һәр кандидатка, шул исәптән әлеге вакытта операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә дә, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү өчен оештырыла.

Катнашуга СВО ветераннары яисә анда катнашучы, һөнәри белеме һәм кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе булган Россия Федерациясе гражданнары кертелә.

Программаның максаты - СВО катнашучылары һәм ветераннары арасыннан перспектив җитәкчеләр командасын булдыру һәм әзерләү, аларга Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә үзләренең потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлеге биреләчәк.

Сайлап алуны уздыру сроклары һәм этаплары, шулай ук кандидатларга карата таләпләр турында тулырак мәгълүматны Программа сайтында алырга мөмкин: https://batyrlar-rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International