МТСның цифрлы экосистемасы Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге (РИВЦ) АҖ белән берлектә Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән берничә проектны гамәлгә ашырды. Видеокүзәтү фермерларга сыер саву процессын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, ә саву җайланмасындагы акыллы датчиклар терлекләрнең җитештерүчәнлеген бәяләү өчен белешмәләр җыя. Цифрлы чишелешләр кертү нәтиҗәсендә сөт продукциясенең сыйфаты, савымның нәтиҗәлелеге яхшыра, шулай ук мөгезле эре терлекләр арасында авырый торганнарының саны кими.
Акыллы видеокүзәтүне Татарстанның җиде фермер хуҗалыгында керттеләр. Цифрлы чишелеш видеокамералар һәм акыллы видеоаналитика ярдәмендә сыер саву процессын контрольдә тота, оператор эшен анализлый һәм хокук бозуларны теркәргә һәм аларны оператив рәвештә бетерергә ярдәм итә. Чишелешне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә фермаларда терлекләрнең авыру очраклары кимеде һәм продукциянең сыйфаты күтәрелде, боларның барысы бергәләп җитештерүчәнлекнең 31%ка артуына китерде.
МТС һәм РИВЦ АҖенең уртак проекты шулай ук Татарстанның Баулы районында эре фермер хуҗалыкларында гамәлгә ашырыла, аларда 3,5 мең башка кадәр мөгезле эре терлек исәпләнә. Саву җайланмасына шәхси счетчик тоташтырыла, ул кеше катнашыннан башка гына терлекләрнең җитештерүчәнлеге турында белешмәләр җыярга ярдәм итә. Онлайн режимда алар кулланучының шәхси кабинетына тапшырыла, анда анализлау өчен уңайлы таблицалар һәм күрсәтмә графиклар төзелә. Куелган белешмәләр нигезендә фермерлар терлекләрнең рационы, азык күләме һәм терлепкләрне карауның башка мөһим аспектлары турында карарлар кабул итә алалар. Мондый чишелешне гамәлгә кертү ветеринария чыгымнарын киметергә һәм сыерлар авыруларын 30%ка киметергә мөмкинлек бирде.
“Авыл хуҗалыгы - Татарстан икътисадының иң мөһим тармакларыннан берсе. Безнең технологияләрнең тармакны цифрлаштыруга һәм төбәктә агросәнәгать секторы предприятиеләренә җитештерүчәнлекне арттырырга һәм алга таба үсәргә ярдәм итүенә без бик шат. Республиканың аграр секторын цифрлы трансформацияләү өчен җаваплы РИВЦ АҖ белән берлектә гамәлгә ашырылган проектлар Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләре хуҗалыкларында да кулланылырга һәм киңәйтелергә мөмкин. Алар шулай ук теләсә кайсы агропредприятие өчен актуаль булырга мөмкин һәм фермерлар арасында да киң кулланыш табар дип уйлыйм”, - дип сөйләде Татарстанда МТС директоры Марат Кабанов.
РИВЦ АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин Татарстанның 2024 елда Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлар өчлегенә кергәнен билгеләп үтте.
“Технологияләрне гамәлгә кертү җитештерү күрсәткечләрен яхшыртырга һәм төбәктә аграр секторның тотрыклы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, хезмәт җитештерүчәнлеге шактый түбән булган авыл хуҗалыгында цифрлы чишелешләр, шул исәптән ясалма интеллект куллану кайбер урыннарда эшче куллар җитмәүне алыштырырга да мөмкинлек бирә. Төбәктә гамәлгә ашырыла торган проектларны анализлаудан чыгып, без технологияләрнең хуҗалыкларга нинди икътисадый файда китерүен аңлыйбыз, аларга булган ихтыяҗны күрәбез һәм цифрлаштыруга басым ясыйбыз. Татарстан фермерлары безнең белгечләрнең тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен берләштерү һәм югары технологияле чишелешләр белән тәэмин итүче буларак МТС экспертизасы аркасында ирешелгән нәтиҗәгә инде бәя бирә алалар”, - диде Нияз Хәлиуллин.