Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырылды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Республиканың азык-төлек иминлеген булдыруга кече хуҗалыклар да зур өлеш кертәләр. 2024 елда алар 142 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, 2023 елга карата үсеш 11% тәшкил итә. Шул ук вакытта аларның чагыштырма күләме гомуми күләмнән 44%тан 42%ка кадәр кимеде.

Бу шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да, фермер хуҗалыкларында да терлекләр саны кимүгә бәйле. Электрон хуҗалык кенәгәсеннән алынган белешмәләргә караганда, шәхси хуҗалыкларда сыерлар 86,7 мең баш исәпләнә, бер елда 8,8 мең башка кимегән.

Әлеге вәзгыятьне хәл итү өчен Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстәмә ярдәм чаралары бирү турында карар кабул итте.

Аерым алганда, савым сыерларын тотуга ставкалар, хуҗалыкның керемлелегенә бәйсез рәвештә, бер баш сыерга 2300 - 4300 сумнан 6300 сумга кадәр арттырылды. Шулай ук кәҗәләр асрауга субсидия 500 сумнан 1000 сумга кадәр арттырылды. Савым терлекләрен тотуга субсидияләрнең гомуми суммасы 184 млн. сумга артты һәм ул 534 млн. сум булды. Сыерлар өчен мини-фермалар төзүгә дә субсидияләр арта: 8 сыер һәм аннан күбрәк булганда - 600 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр һәм 5 сыердан - 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, товар терлекләре сатып алуга - 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, нәселле таналар һәм берне бозаулаган сыерлар сатып алуга - 70 мең сумнан 90 мең сумга кадәр, субсидия ставкалары 20шәр мең сумга арттырылды.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларын арттыру «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International