Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында булды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин йөрде.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров Мөслим политехника техникумында булды. Биредә «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын куллану һәм ремонтлау» белгечлеге буенча агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерлиләр. Ә аның партнер предприятиеләре булып АПК өлкәсендәге түбәндәге эре оешмалар эш итә: «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Агромастер» ПК» ҖЧҖ, «Мөслим продукт» ИК» ҖЧҖ, «Август-Мөслим» ХПП» ҖЧҖ һәм «Мелиорация» Мөслим предприятиесе ҖЧҖ.

Аннары министр Габдулла Тукай ис. Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Мәктәп укучыларны укытуга һәм тәрбияләүгә, шулай ук аларның физиологик, психологик, интеллектуаль сәләтләрен һәм омтылышларын үстерүгә юнәлдерелгән. Эшчәнлекнең төп максаты - югары сыйфатлы белем алуга кызыксыну уята торган һәм укучыларның потенциаль мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә торган белем бирү киңлеген булдыру.

"Мәктәптә төп кеше - укытучы. Укытучылар составы белән тәэмин ителеш һәм аларның әзерлек дәрәҗәсе белем бирү сыйфатына хәлиткеч йогынты ясый", - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Эш сәфәре кысаларында министр Зифа Басыйрова ис. район Мәдәният йортында булды. Анда «Мөслим муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» район Советы утырышы узды һәм Мөслим муниципаль районы агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсе каралды.

"2024 ел йомгаклары буенча республика районнары арасында АПК рейтингында Мөслим районы 14 нче урында тора. Район игенчеләре 140 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып, тармакның уңышына үзләреннән зур өлеш керттеләр", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 

Министр, районның агросәнәгать комплексы буенча тулаем продукция җитештерү күләме 27%ка арткан, дип ассызыклап үтте.

Мөслим муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек күрсәткечләренең тотрыклы үсүе күзәтелә. Район бер сыердан савым күрсәткече буенча республикада 5 нче урында тора.

Районда инвестиция проектлары гамәлгә ашыру дәвам итә. «Август-Мөслим» ҖЧҖ базасында эре мөгезле терлекләр симертү өчен 250 башка ферма һәм Сәфәр авылында 10 мең баш йомырка сала торган кошчылык фермасы төзелә, болар тармак күрсәткечләренең үсеш динамикасын дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Аннары Марат Җаббаров Бөек Ватан сугышында катнашкан Роза Гайсина, Мирзанур Галимов һәм Илисай Имамовны котлауда катнашты. Министр ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен тапшырды. 

"Без сезне үзебезнең каршыда исән-сау күрүебезгә чын күңелдән шатланабыз. Республика җитәкчелеге исеменнән һәм шәхсән үземнән сезгә һәм сезнең аша районның барлык ветераннарына батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!" - дип нәтиҗә ясады министр.

Чара азагында Марат Җәббаров күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталык күрсәтүләре һәм үз вазыйфаларын үрнәк булырлык итеп башкарулары өчен алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды һәм махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучы Олег Демидовны 2 нче дәрәҗә "Батырлык өчен" медале белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International