Тәтеш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы алдынгыларын бүләкләделәр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Тәтеш районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлауга багышланган «Икмәк – бөтен нәрсәгә баш» дигән тантаналы чара узды, анда узган елгы эшкә йомгаклар ясалды һәм районның агросәнәгать комплексы алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

Залда үз һөнәрләренә иң тугрылыклы булган кешеләр белән тулы иде. Алар - дистә еллар бер предприятиедә эшләүчеләр, иртә таңнан кырларга чыгучылар, безнең өстәлдә һәрвакыт файдалы экологик чиста продуктлар булсын өчен тырышучылар. Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов механизаторларга, агрономнарга, зоотехникларга һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

«Сезнең хезмәтегез җир йөзендә иң хөрмәтле хезмәт», - диде Рәмис Сафиуллов, - шул ук вакытта иң катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Авыл хуҗалыгында ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк. Сез куелган бурычларны намус белән үтисез, районны гына түгел, республиканы да авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәсез».

Район башлыгы, район икътисадының нигезен аграр тармак тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Бер елда 5 млрд 760 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, үсеш - 19%. Көйсез һава шартларына да карамастан, Тәтеш игенчеләре 180 мең тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алдылар, уңдырышлылык - 39,9 ц/га. Калган ашлыкны да исәпкә алып, 170 мең тоннага якын ашлык сатылган, шуның 80%тан артыгы 3 класслы азык-төлек бодае. Рекордлы 488 мең тонна шикәр чөгендере үстерелгән, уңдырышлылык - 598 ц/га.

«Без бөртекле һәм шикәр чөгендере уңышы буенча республикада алдынгылар! Шунысын да билгеләп үтәсем килә, республика чәчүлек җирләренең 2,5% чәчүлек җирләрен биләп, игенчеләребез республика күләменнән 5% бөртеклеләр һәм 20% шикәр чөгендере җыйдылар. Иң яхшы нәтиҗәләр Колос, Новая Заря, Родина, Нур хуҗалыкларында», - дип ассызыклады Рәмис Сафиуллов.

Алдынгыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. Тәтеш аграрийларына югары дәрәҗәдә оештырылган эшләре һәм хезмәткә намуслы мөнәсәбәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Россия Федерациясе Оборона министрының 2024 елның 16 декабрендәге шәхси состав буенча 3142 номерлы боерыгы нигезендә Хәрби бердәмлекне ныгытуга зур шәхси өлеш керткән һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм иткән өчен түбәндәгеләр «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» («За укрепление боевого содружества») медале белән бүләкләнделәр:

–Мәүлиханов Рәнис Фәрит улы - «Колос» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры;

- Халитов Айрат Рәис улы - «Татарстан» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры;

- Казаков Илья Сергеевич - «Казаков И.С.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;

- Хисамов Илһам Ислам улы - «Яңа Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.

Россия Федерациясе Оборона министрының 2024 елның 16 декабрендәге шәхси состав буенча 3142 номерлы боерыгы нигезендә Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга зур өлеш керткән өчен түбәндәгеләр «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга зур өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнделәр:

- Нургалиев Радик Галимҗан улы - «Нур» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры.

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен түбәндәгеләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Ахтонов Алексей Александрович - «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры;

- Журавлев Владимир Михайлович - «Бакырчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы.

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен түбәндәгеләргә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде:

– Аввакумов Алексей Геннадьевичка - «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Чинчурино» трактор участогы авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчысы-машинисты;

– Антонова Таисия Анатольевна - «Тәтеш элеваторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сан-сыйфат исәп-хисабы бухгалтеры;

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

– Ибраһимов Рифат Назыйм улы - «Сафиуллова Р.Г» КФХсының ветеринария табибы.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

- Җамалетдинов Азат Гаяз улына - «Новая Заря» ҖЧҖ баш инженеры.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән өлешләре өчен түбәндәгеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде:

- Борисов Алексей Васильевичка - “Колос” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы;

- Лазарев Сергей Николаевичка - «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчесе.

– Заһидуллин Илмаз Рифкать улына - «Заһидуллин И.Р» КФХ башлыгы.

– Кәбирова Хәмисә Исмәгыйль кызына - «Нур» агрофирмасы сыер савучысы.

Намуслы хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль хакимияте органнары белән актив хезмәттәшлек итүләре өчен түбәндәгеләр “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Измайлов Илнур Хәмит улы - «Колос» агрофирмасы баш агрономы;

- Хәлилов Наил Сәгыйть улы - «Татарстан» агрофирмасы баш энергетигы.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен түбәндәгеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Җәләлетдинов Рәфис Мингали улы - «Новая Заря» агрофирмасы тракторчысы.

- Королев Сергей Борисович - "Родина" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ягулык-майлау материаллары склады мөдире;

– Чумаков Иван Валерьевич - «Колос» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы.

- Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәгеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәте белдерелде:

– Абрамов Михаил Викторовичка - «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үсемлекчелек цехы директоры урынбасары;

- Алюкина Зоя Петровнага - "Родина" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы;

– Горшков Евгений Николаевичка - «Тәтеш элеваторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең иминлекне һәм хезмәтне саклау техникасы буенча инженеры;

- Минкин Илдар Илдус улына - «Сафиулова Р.Г» крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;

– Пантелеев Геннадий Николаевичка - «Заһидуллин И.Р» крестьян-фермер хуҗалыгы тракторчы-машинисты.

Татарстан Республикасы АПК системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәгеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәте белдерелде:

– Мөхәммәтуллин Илсур Илдус улына – «Новая Заря» агрофирмасы тракторчысы;

- Сафиуллов Элмир Рәис улына - «Колос» агрофирмасы.

Техник, технологик модернизацияләү, авыл хуҗалыгы җитештерүен нәтиҗәле алып бару һәм ирешелгән югары нәтиҗәләр өчен түбәндәге коллективларга Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәхмәте белдерелде:

- «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - директоры Абрамов Виктор Ильич;

– «Колос» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - генераль директоры Мәүлиханов Рәнис Фәрит улы;

– «Нур» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - генераль директоры Нургалиев Радик Галимҗан улы.

«Колос» агрофирмасы уңыш җыю буенча абсолют лидер дип танылды һәм аңа - 2024 ел җиңүчесенә күчмә кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International