Татарстан Республикасы экспозициясе «Gulfood 2025» азык-төлек сәнәгате күргәзмәсендә

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Дубай шәһәрендә.

17 февральдә Дубайда Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясендә азык-төлек сәнәгатенең 30 халыкара махсуслаштырылган «Gulfood 2025» күргәзмәсе ачылды. Бүген анда Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов булдылар.

Gulfood — азык-төлек сәнәгате һәм эчемлекләр җитештерү буенча дөньяда иң зур һәм иң абруйлы күргәзмә, анда ел саен 125 илдән 5 меңнән артык компания һәм дөньяның 195 иленнән 130 меңнән артык кеше катнаша. Әлеге күргәзмә партнерлык элемтәләрен җайга салу һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен, шул исәптән «Хәләл» стандарт продукциясен экспортлау өчен иң нәтиҗәлеләрдән санала.

Татарстан Республикасыннан натураль сөт, ит продукциясе һәм «Хәләл» десертлары җитештерүче 15тән артык предприятиенең стендлары куелган, алар арасында: «КЖК» ААҖ, «ФЗП» ҖЧҖ, «ЭМИЗ «сәүдә йорты» ҖЧҖ, «АЛИФ» ҖЧҖ, «Продэкс» ҖЧҖ, «КӘҮСӘР» АХҖК, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Хәләл» МЦСиС, ВТК АКУЛЬЧЕВ», «Экзито» ҖЧҖ, «АгроРост Экспорт» ҖЧҖ, «MLK-Group» ҖЧҖ, «ВМК» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты, «Ихлас» ҖЧҖ, «Полимер» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Данлеко» ҖЧҖ, «Казан деликатеслары» ҖЧҖ.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров шулай ук «Индеаль» ДК генераль директоры Андрей Алчаков, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Русский Дом» генераль директоры Сергей Мөслимов, «Al Madani Group» җитәкчесе Мөхәммәд әл-Мәдәни, «Хәләл» МЦСиС генераль директоры Айдар Газизов, Әхмәд Али Солтан һәм Яхья Али белән республика АПК продукциясен экспортлауны үстерү мәсьәләләре буенча, шулай ук турыдан-туры экспортка чыгу буенча Татарстан ашлыгын экспортлаучылар белән очрашулар уздырды.

Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Tagmoa» франчайзингы һәм товар тамгалары буенча хезмәт күрсәтүләр ассоциациясе, шулай ук «Al madani group» арасында үзара мөнәсәбәтләр турында меморандумнар имзаланды.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International