ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты җитештерә торган катык 2024 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында җиңүче булды. Продукт барлык сынауларны да уңышлы узды һәм «Азык-төлек товарлары» номинациясе лауреатлары арасына керде.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Илнең 11 төбәгеннән 120 яшь аграрий Казанда «Робосело» бөтенроссия фәнни-технологик форумына җыелды, ул югары технологияле заманча агросәнәгать җайланмалары белән эшләү өчен күнекмәләр җитмәүне киметүгә юнәлдерелгән. 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» АҖенең коммерция директоры Айдар Зарипов, Министрлыкның агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.


16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" XII республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча чираттагы ярминкәләр узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың төрле муниципаль районнарыннан фермерлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Кытай компанияләре өчен Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәлдә белдерде. Модераторы - Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.  Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумы кырларында узды. 

Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Органик авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин чыгыш ясады.

Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Кытай Халык Республикасы импортерлары һәм Россиянең экспорт юнәлешендә АПК продукциясе җитештерүчеләр очрашуы» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм республиканың эре инвесторлары катнашты.


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

13 - 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын тутыру һәм экспертизалау» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләре стажировка узды. Стажировкада Баулы, Балтач һәм Менделеевск муниципаль районнарыннан дәүләт хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International