Шимбә көнне “Казан” агросәнәгать паркында бакчачыларның “Бакча” бәйрәме узды, аның кысаларында «Бакча – 2018» бакча-яшелчәчелек күргәзмә-фестивале оештырылды. Быел Бакчачылар көне республикада беренче мәртәбә уздырыла.
Шимбә көнне Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. «Казан” агросәнәгать паркындагы мәйданчыкта узган ярминкәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Татарстан Республикасында, орлык кукурузыннан тыш, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан» халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, «Элита» Баш нәсел предприятиесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария берләшмәсе, «Татмелиорация» ТК ҖЧҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ оештыра.
2018 елның 15 сентябрендә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак.
2018 елның 15 сентябреннән Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек әйберләре сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла.
Акчалата премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, шул ук идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов тапшырды.
Россиянең төньяк башкаласында – Санкт-Петербургта уза торган II Халыкара балыкчылык сәнәгате форумына дөньяның 50 иленнән 300дән артык предприятиедән вәкилләр җыелган.
12 сентябрьдә Азнакай муниципаль районында туфрак эшкәртүдә катнашучы иң яхшы механизаторларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән премиягә сертификатлар тапшырдылар.
Агымдагы елның 12 сентябрендә Министрлык белгечләре видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә катнаштылар. Анда Россия Федерациясендә җитен һәм киндер үстерүне арттыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.