ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Грантларның  гомуми күләме    70,2 млн. сум  тәшкил итә, шуннан   40,7 млн. сум   (58%) федераль  бюджеттан  бирелде.

Селектор киңәшмәсендә Идел  буе  федераль округы  субъектларында  мелиорацияне үстерү  буенча ярдәмче программаны гамәлгә ашыруның барышын карадылар. Киәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы  Сарман муниципаль районында шикәр  чөгендерен җыюда югары күрсәткечләргә  ирешкән  механизаторларны  бүләкләделәр. Соңгы җиде  көн йомгаклары буенча призлы урыннарның өчесе дә “Җәлил”агрофирмасы  хезмәтчәннәрендә.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге  Татарстан АПК делегациясе  Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсенә эш сәфәре белән барды.

«2017-2020  елларга  Татарстан Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм» федераль ведомство программасы   буенча  грантлар  бирү өчен крестьян  (фермер) хуҗалыклары  проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалды. Грантларның  гомуми  суммасы   –   90,6 млн. сум, шуннан 52,5 млн. сумы федераль бюджеттан (58%) бирелде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында  I-IV класслы куркыныч тудыра торган терлекчелек  калдыкларын җыю, транспортлау,  эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру  эшчәнлеген лицензияләү мәсьәләләре буенча   киңәшмә узды.  Видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районы кырларында бәрәңге  уңышын җыюның барышы белән танышты. 

13-15 сентябрьдә Россиянең төньяк  башкаласында – Санкт-Петербургта «Экспофорум» конгресс-күрсәтмә  үзәгендә Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм   технологияләр күргәзмәсе  ачыла һәм  II Халыкара балыкчылык    сәнәгате   форумы узды. Форумга  барлык илләрдән диярлек   балыкчылык  хуҗалыклары вәкилләре җыелды.

2018   елның   9 - 13 сентябрендә  Мәскәүдә «Сокольники» күргәзмә   комплексында  XXII Апиславия конгрессы узды. Чараны тантаналы ачу  Дәүләт Кремль  сараенда булды.


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында “Ат көне” бәйрәменә багышланган гадәттәге  ат ярышлары узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International