Татарстан Республикасында татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасында  ттар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Татар токымлы атларны үрчетү белән без 2005 елда шөгыльләнә  башлаган   идек. Әшчәнлекнең бу төре белән  шөгыльләнергә  2018 елның 4 декабрендә безгә рәсми рәвештә рөхсәт бирелде”, - диде ул.

 Министр урынбасары әйтүенчә, теркәлү турында документның төп нөсхәсе 25 декабрьдә тапшырылачак.

 “Татар токымлы атлар спорт чараларында  катнашу  һәм кымыз җитештерү максатында  үрчетелә”, - диде Нәҗип Хаҗипов. Ул әлеге токым атларның   бик чыдам булулары, кышын азыкны кардан үзләре казып таба, көнгә 100-120 км ара уза алулары  турында сөйләде.

 Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. "Татарстанда барлыгы 300 башка якын татар токымлы ат бар", - диде минимстр  урынбасары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International