Татарстан Республикасы - Россия Федерациясе төбәкләре арасында массакүләм мәгълүмат чараларыннан иң еш өземтәләр китерелә торган төбәкләр арасында

2018 елның 21 декабре, җомга

21 декабрьдә агросәнәгать комплексы өлкәсендә  мәгълүмат  сәясәтен  үстерү  һәм  2018 елга йомгаклар ясау мәсьәләләре буенча АПКның төбәк  органнары  матбугат  секретарьлары  белән   Бөтенроссия  киңәшмәсе  узды,  аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  киңәшчесе Юрий Косован  уздырды. 

Киңәшмәдә  катнашучылар  видеоконференция режимында  агымдагы  елга  якынча йомгаклар ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр.     Селектор киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  матбугат  секретаре Гөлнира  Абдрахманова  катнашты. 

Россия  Федерациясе  төбәкләренең  массакүләм мәгълүмат чараларыннан  иң  еш  искә  өземтәләр китерелә торганнар арасында («Медиалогия» компаниясе  белешмәләре буенча) - Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Дагыстан, Кырым, Алтай,  Краснодар  һәм Ставрополь крайлары авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International