Дмитрий Патрушев: авыл хуҗалыгы - хәзер караңгылык та, “сөрген” дә түгел инде

2018 елның 21 декабре, җомга

Авыл  хуҗалыгы  соңгы  елларда Россия  хакимиятләренең  горурлыгына  әверелде,  тармак  ышанычлы  рәвештә  үсә,  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлау  көннән-көн  арта. Җиде  ай  элек  авыл  хуҗалыгы  министры  кәнәфиенә утырган  Дмитрий Патрушев АПКның тагын да үсүенә  шикләнми.   Азык-төлек  экспортлауны  тагын  ничек  ике  мәртәбә  арттыру,  авыл  хуҗалыгы  дипломатиясе  һәм  Америка фермерларының нинди  зыян  күрүләре  турында ул РИА яңалыкларында  сөйләде. Аның  белән әңгәмәне    Дмитрий Киселев  һәм  Антон Мещеряков  алып  бардылар. Шуннан  кайбер  өзекләр:

— Дмитрий Николаевич, Советлар   Союзында  авыл хуҗалыгына  җибәрелгән  кеше турында  аны  “сөргенгә  сөрделәр”  дип  әйтәләр  иде. Сез  менә  ярты  ел инде министр  булып  утырасыз,  бу  вазыйфага  курыкмыйча  килдегезме һәм  сез  нинди нәтиҗәләр ясый   аласыз?

— "Сөрген"? Мин моның  белән  килешмәм,  ахры.  Вакыт  үзгәрде,  вәзгыять тә  хәзер  башка. Авыл хуҗалыгы һәм тулаем  агросәнәгать комплексы  бүген  Россия икътисадының локомотивы булып  тора.  Ул хәзер алдынгы  тармак:    дәлилләрлек тә,  күрсәтерлек  тә  нәрсәләр  бар. Безнең  амбицияләр  көчле.  Без  -  аграр  держава,  безнең  күпме  җирләребез  бар  - болар  җәмгысе  АПКның  үсеш   потенциалын  күрсәтәләр.    

Нәтиҗәләргә килгәндә, -  моңа  соңрак  кабат  кайтырбыз.   

— 2018 елда  сезнең тармакта нинди төп вакыйгалар  булды?  Локомотив һәм  зур потенциал дип әйтү - бу әле бер хәл, ә моны нәрсә белән дәлилли  аласыз?  

— Моны  мин  генә әйтмим,    статистика да  шуны  күрсәтә,   шуны  аңларга  кирәк  -  гамәлдәге  бурычларны  артта  калган  тармак  өчен   куеп  булмый.    Президентның  АПК продукциясен  экспортлауны ике мәртәбә  арттыруны  йөкләгән  май  указы  мөһим  вакыйга булды. Без үзебезне барлык  авыл  хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итә алдык, шул ук вакытта Россия хәзер башка илләрне дә ашата һәм экспортка продукция чыгара ала. 

 Минем уйлавымча,  агросәнәгать комплексы,  кыенлыкларга  да  карамастан,   2018 ел  йомгаклары  буенча  бер процент үсеш  белән  чыгар. Узган елда  АПК  продукциясен  экспортлау 21 миллиард  доллар  булган  иде. Быел без 26 миллиард доллар белән чыгу ягында. Саннар  чынбарлыкны күрсәтә.  

— Ягъни, бу корал экспортлауга караганда ике мәртәбә күбрәк?  

— Коралга килгәндә, без  корал белән тәэмин итү буенча базарда күптән  инде, ә менә аграр базарны яулап кына киләбез әле.Без бу юнәлештә  беренче, әмма ышанычлы адымнар ясыйбыз. 

— Димәк, Америка фермерлары моннан зыян күрә...  

— Аларның  хәлләре  начар,  аларда  безнең  кебек  җитәкче  юк. 

—  2019 елга АПКның дәүләт  программасын   300 миллиард  сум  күләмендә  финанслау  күздә  тотыла. Сез ничек уйлыйсыз,  шундый  дәүләт  ярдәменнән  башка  Россия  авыл  хуҗалыгы  үсә  аламы?   

— Сез бик дөрес  әйтәсез, киләсе елга  дәүләт  ярдәме быелгы 259 млрд  сум урынына 300 миллиард  сумннан артык карала. Һичшиксез, Россиядә  гаҗәеп  кешеләр  яши.  Аларда теләсә  ниниди  кыенлыкларны җиңәрлек  көч бар.  Практикадан  күренгәнчә, күрсәтелә торган ярдәм күләме белән алар куелган  бурычларны тулысынча хәл итә алалар. 

Шуны әйтергә  кирәк,  авыл  хуҗалыгына  бөтен  илдә  һәрьяклап  дәүләт  ярдәме күрсәтелә, беренче  чиратта,  финанс ярдәме. Аның  күләме бик  мөһим, әмма бюджет акчаларын  дөрес бүлә белергә дә кирәк бит әле.  Кайбер тармаклар үзләре дә табышка ирешәләр,  ә  кайберләре ярдәмсез  алга  китә  алмыйлар.  

Шуңа күрә финанс акчаларын  бүлгәнче,  башта  агросәнәгать комплексының юлларын  билгеләргә  кирәк.  Менә  бу  инде  безнең  Министрлыкның  төп  бурычы.

Икенче  мөһим тема    —   федераль  фәнни-техник  программа. Хәзер  безнен  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре үз орлыклары булмаудан  интегәләр. Бәрәңге орлыгы  селекциясен  үстерү  буенча  ярдәмче  программа Хөкүмәткә  кертелде  инде. Советлар  Союзында  безнең  үзебезнең бәрәңге сортлары  бар иде,  ә хәзерге  Россиядә  бу  юк, һәм без бу эшне яңартабыз.  Озакламый  бәрәңге  орлыгы  базарында 50% чамасы  орлык  сортлары  үзебезнеке  булыр  дип уйлыйбыз.

Шикәр чөгендере буенча да шундый  ярдәмче  программа әзерләнә һәм озакламый  Хөкүмәткә  кертеләчәк.  Гомумән алганда, 14 юнәлеш буенча  шундый  прграммалар  эшләнә,  бодар генетика, орлык материалы буенча. 

Шулай  ук  авыл  территорияләрен  тотрыклы  үстерү  буенча  да  программа  эшләнә.  Бу  -  Россия  Федерациясе  Президенты  йөкләмәсе,  бу  мәсьәләнең  югары  дәрәҗәдә  каралуы  сөендерә.   Болар  -   авылда  торак,  мәктәпләр,  хастаханәләр,  юллар,  спорт  корылмалары  төзү. 

—Агробизнеска  әйләнеп  кайтсак,   экспортны  ике  мәртәбә  арттырып,  җитештерелгән  продукцияне  кемгә  сатабыз  без?   Аерым  базарлар  турында  әйтсәк,  хәзер  иң  төп  һәм   перспективалы  базарларның  берсе  -    Кытай.  Сыер ите,  дуңгыз  ите   сату  турында  берничә  еллар  буе ишетәбез  инде.  Кытайга  безнең  итне  импортлауга  нәрсә  комачулый  соң?    

— Шуннан  башларга  кирәк,  Кытайга  бөтен  илләр  үз  продукциясен   сатарга  тырыша.  Без  дә  шулай  ук.  Кытайга  ашлык  сатуга  да  без  озак  ирештек -   7 ел  сөйләшүләр  алып  барылды.  Бу  мәсьәләне  хәл  иттек  инде.  Башка  товарлар  буенча  да  шулай  булачак.  Тиздән  туңдырылган  кош  ите  һәм  сөт  продукциясе  Кытайга  җибәрелә  башлый.  Ветеринария     сертификатларын гына  килештерәсе  калды.  Без моны  эшлибез,  әлбәттә.    

 Сыер һәм дуңгыз  итенә  килгәндә,  бу   процесс гади  генә  түгел.  Әмма  эш  алып  барыла.

— Монда  африка  дуңгызлар  чумасы  комачаулыймы?  

— Африка  дуңгызлар  чумасы  бездә дә,  аларда  да  бар.  Алар  әле  үзләре   бу  авыру  белән  ничек  көрәшергә  дип,  бездән  консультация  алдылар.   

— Ә без  үзебезнең  итнең  чисталыгына    гарантия  бирә алабызмы?  

— Без  кайбер  төбәкләрдә  генә  АЧС буенча  проблемалар  бар,  әмма  без  Кытайга  итне  бу  проблема  булмаган  төбәкләрдән  җибәрәчәкбез. 

Китайлылар  — бик  четерекле  халык.  Шуңа  күрә аларны  безнең  продукциянең  яхшырак  булуына  күндерү  өчен  бик  тырышырга  кирәк.  Аларның  үз  планнары  бар,  алар    соя җибәрүне  арттырырга  телиләр,  без  -  Кытай  базарына  итне  күбрәк  чыгарырга    телибез.  

— Икенче – безнең өчен    “кайнар”  базар - Төркия ул.  Мәсәлән,  узган  ел Әнкара  безнең  продукциягә  кайбер  чикләүләр керткән  иде.  Бүген  дә  ул  чикләүләр  сакланамы? 

— Төркия, әлбәттә, безнең   партнер, әмма  аның  белән  хезмәттәшлек  итү    бик  үк  җиңел   процесс  түгел.  Шулай  да,  Төркия  белән  ике  арада  авыл  хуҗалыгы  продукциясе әйләнеше   өч   миллиард   долларга  җитә.   Күптән түгел  генә  әле  без  аларга  сыер ите   җибәрү  турында  килештек,  бу  бик  мөһим.   

— Бездә  хәзер   ашлык  күләмен  арттыру  стратегиясе   буенча  эш  алып  барыла.  Бу   инде    эксперт бергәлеге  белән дә,  башка  министрлыклардагы  һәм ведомстволардагы безнең партнерлар белән дә килештерелде,  озакламый  Хөкүмәт  каравына   кертеләчәк.  Анда  уңышны  арттыру  буенча  нинди юнәлешләрдә эшләргә  кирәклеге  төгәл  күрсәтелгән.   Без  әйләнешкә  яңа  җирләр  кертәбез  һәм  мин  2036 елга  ашлык  уңышын  150  миллионга  җиткереребез  дип  ышанып  әйтә  алам.   

Алга  таба  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  башлыгына  балык тармагындагы  взгыять,  Россиядә сыйфатлы һәм конкуренциягә  сәләтле  шәраб җитештерү эшчәнлеге  турында  сөйләде. 

 Үзебездә  Россия  шәрабын  куллануга килгәндә,  бик  кыска  вакыт  эчендә,  хәтта  ел  башыннан  алып  шәраб  сату  3%ка артты,  ә  газлы  шәраб  -     0,5%ка. Яңа  елга  россиялеләрнең  өстәлендә  Россия шампаны һәм  үзебезнең  шәраб  күбрәк  урын алыр  дип  ышанып калам.  

Барлык  Россия  халкын  якынлашып  килүче  Яңа  ел  белән  котлыйм! Аларның  һәркайсына,  һәр  гаиләгә  иминлек,  бәхетле  көннәр,  шатлык-куанычлар  телим! Күпсанлы  санкцияләргә  һәм  кыенлыкларга  да  карамастан,   безнең тармакның  икътисад  локомотивы  булып  калуына  ышанам.  Һава  шартларына  заказ  бирә  алмыйбыз,  әлбәттә,  шулай  да  без  гел  алга  барабыз,  үсәбез.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International