Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри. Казанда ярминкәләр 11 мәйданчыкта узды. Аерым алганда, Вахитов районында - Әтнә районы, Авиатөзелеш районында _ Биектау муниципаль районы, Совет районында - Әлки муниципаль районы, Яңа Савин районында - Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары, Идел буе районында - Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлары үз продукциясен сатты.
“Казан” агросәнәгать паркында Аксубай, Кукмара, Нурлат һәм Саба районнары вәкилләренең продукциясе сатылды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) узды, биредә «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ һәм «РАЦИН» АҖ вәкилләре үз продукциясен алып килде.
Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырылды: “Төзүче” стадионында (Габдулла Тукай яр буе урамы, 16), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман пр.). Биредә Тукай, Мөслим һәм Актаныш районнары вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгының әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитин болай диде: «Бүген республикада яңа ел алды ярминкәләре уза. Сәүдә палаталары яңа ел уенчыклары, шарлары белән бизәлгән. Муниципаль районнар ассортиментларын да арттырганнанр. «Яратель» кошчылык фабрикасына бүген берничә мәртәбә продукция китерергә туры килде. Сатуда яшелчә, сөт продукциясе, ит, казылык, төрле сырлар бар. Продукция бик яхшы сатыла».
Йомырка, шикәр комы, ит, бәрәңге һәм көндә кулланыла торган башка продуктлар һәр мәйданчыкта күпләп сатылды.
Ярминкәләрдә итнең килосын - 300 сумнан, дуңгыз итен - 250 сумнан, үлчәүле сөтне - литрын 30 сумнан, 1 категория йомырканы - 50 сумнан, эре йомыркаларны - 55 сумнан, карабодайны - 25 сумнан, бәрәңгене - 12 сумнан һәм шикәрне килосын 36 сумнан сатып алырга мөмкин иде.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы башкаласына 2795,6 тонна сөт продукциясе, 1107 тонна икмәк һәм кондитер әйберләре, 2257,6 тонна башка товарлар китерелгән иде.