Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен бүләкләделәр. Биредә «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкдәнде. Авыл хуҗалыгы тармагының югары уңышларга ирешкән 100 вәкиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары һәм 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнделәр.
Катнашучыларны җылы итеп Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләде.
«Залда утыручылар турында, әлбәттә, аларны алтын фонд дип атарга», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы АПК кадрлары турында. Министр фикеренчә, АПК тармакларының проблемаларын һәрвакытта да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме күрсәтеп кенә хәл итеп булмый, чөнки бүленгән бюджет акчалары кайдадыр “эшли”, ә кайдадыр алардан файда алай ук түгел. Күп нәрсә кешеләрнең үзләреннән тора, дип ассызыклады ул. Авылга өстәмә бәяләр булдыра торган, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырырлык һәм “үз предприятиеләренең үсүен тәэмин итә торган” квалификацияле какдрлар кирәк.
«Шундыйлар күбрәк булсын иде», — диде Марат Әхмәтов һәм мондый конкурсның икенче елда да оештырылачагын әйтте. Меңгә якын эре авыл хуҗалыгы оешмаларын агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, башка квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен 2019 елда Министрлык белгечләрне кызыксындыру, аларга кирәкле шартлар тудыру буенча өстәмә чаралар булдырачак.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры башлыгы урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты.
Агроном Наталья Борисова Тәтеш районыннан килгән. Ул - ике дипломлы белгеч. Берсе - Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумыныкы, икенчесе – Казан дәүләт аграр университетыныкы, ул аны 2014 елда тәмамлаган.
«Колос” агрофиромасында агроном булып эшли башлавыма тиздән алты ел була. Бу конкурста җиңүче булуыма бик шатландым», — диде ул «Татар-информ» МА хәбәрчесенә. Наталья Борисова “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖенең быел авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы уңыш алуы турында сөйләде. Бөртеклеләр 3 мең гектар артык мәйданда җыелган, шикәр чөгендере - 700 гектардан. Бөртеклеләрнең гектардан уртача уңышы - 31 центнер, шикәр чөгендереннән - 400 центнер. Бу - район буенча иң яхшы күрсәткечләр.
Хәлил Сабиров - «Иң яхшы инженер» номинациясендә җиңүче. Ул - Саба районының “Юлбат” АЗП” ҖЧҖ баш инженеры. «Бу хуҗалыкта мин 18 ел эшлим инде. Безнең машина-трактор паркыбыз шактый зур - 34 трактор, 7 комбайн, 20 йөк автомобиле. Барлык машиналар да төзек хәлдә, без беренчеләрдән булып техниканы киләсе ел чәчүенә әзерләп куйдык», — дип сөйләде ул.
Лилия Гәрәева - «Иң яхшы зоотехник» номинациясендә җиңүче булып танылды. Ул Әтнә районының “Таң” АХҖКында зоотехник-селекционер булып эшли. «Миңа терлекләр белән эшләү ошый, мин аларны яратып карыйм. Безнең хуҗалыкта 3660 баш эре мөгезле терлекл бар, шул исәптән 1150 сыер. Бүген бер сыердан көнгә 27-28 килограмм сөт савыла. Беренче мәртәбә бозаулаган сыерлар тәүлеккә 48 литр сөт бирәләр, андый сыерлар хуҗалыкта ел саен артып тора», - дип сөйләде Лилия Гәрәева.
Аның ире Ревал Гәрәев та шул ук хуҗалыкта баш зоотехник булып эшли. Алар бер-берсенә булышып эшлиләр.
Иң яхшы зоотехник Лилия Гәрәева турында, башка җиңүчеләр һәм аларның казанышлары турында тантана алдыннан видеосюжет күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтеп узганча, конкурс түбәндәге 10 номинация буенча уздырылды: «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор», “Иң яхшы кадрлар хезмәткәре” һәм “Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч”.
Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырылды.