Арча муниципаль районының “Игенче” АФ” ҖЧҖ базасында үсемлекләрне яклау чараларын әзерләү өчен кулланыла толрган эретү җайланмасын конструкцияләү буенча семинар узды. Семинарда шулай ук көзге культураларны карау һәм аларның яхшы кышлавын тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.
Эшләрне югары темпларда оештыруга туңга сөрүдә эшләүче механизаторларга карата кызыксындыру чаралары куллану ярдәм итә.
Казан (Идел буе) Федераль университетның дәүләт һәм муниципальидарәсе Югары мәктәбе базасында «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре-2018» V Республика конкурсын ачу тантанасы булды. Республикада бу конкурс бишенче ел уза инде.
«Түбән Кама» кулланучылар кооперативын үстерү турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җиҗтәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде.
Тикшерелгән ашлыкның һәм продуктларның гомуми күләме 399,4 мең тонна тәшкил итә. Шул чорда 259,8мең тонна ашлык һәм аның продуктларына 2058 сертификат һәм халыкара үрнәктәге 58 сыйфат сертификаты бирелде.
Оператив белешмәләр буенча 11 сентябрьгә туңга сөрү 926,5 мең га (44%) мәйданда диярлек башкарылган. Көндәлек эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30 мең га тәшкил итә. 1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.
Татарстанда балык сәнәгате һәм балык үрчетү тармагы яңа үсеш алды. Бу хакта «Татар-информ» МА белән эксклюзив интервьюда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.
Узган ял көннәрендә Кукмара муниципаль районында беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларның продукциясе сатылды.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 8 айлык эш йомгаклары буенча терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләделәр. Акчалата премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм селекция-нәсел хезмәте башлыгы Дамир Ханнанов бирделәр.
Татарстан Республикасының 9 районында бәрәңге җыюга керештеләр. Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында игенчеләр “икенче икмәк” уңышын җыя башладылар.