Министрлыкта Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау буенча эшләр башкару мәсьәләләре турында видеоконференция режимында киңәшмә узды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны известьлау  буенча  эшләр  башкару  мәсьәләләре  турында  видеоконференция режимында  уздырылган киңәшмәдә  катнашты.  Аны   Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов  үткәрде. Чарада  шулай  ук   «Татарский» агрохимия  хезмәте  үзәге” ФДБУ директоры    Әнәс Локманов,  «Әлмәт»  агрохимия  хезмәте  станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Мәмәтов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин катнашты. 

Киңәшмә барышында Джамбулат Хатуов Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы  күрсәтмәсе  кысаларында  төбәкләрдә   туфракны      известьлау  буенча  ничә  проект барлыгын  һәм  ничә  шартнамә  төзелгәнен,  бер  гектарның  ничә  сумга  төшүен һәм  киләсе  елда  ничә  гектар  җирне известьлау планлаштырылуын  төгәлләштерде. Ул  шулай ук Россия  Федерациясенең бөтен  территориясе буйлап 300 мең га җирне    известьларга  кирәклеге  турында  билгеләп  узды.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов Татарстан  Республикасында  туфракны  известьлауның  торышы  турында  мәгълүмат  бирде.   Республика  өчен  әче  туфрак  мәсьәләсе  бик актуаль.   3,3 млн. га сөрүлек  җирләренең  42%ында  туфракның  әчелеге  төрле  дәрәҗәдә.  Туфракны   известьлау программасы  буенча федераль  бюджеттан  ел  саен    300 млн. сум  акча  бүленә.  Ел  саен 70 мең  гектардан  артык  мәйданда  җир  известьлана.  

Киләчәктә дә, әгәр  федераль  бюджеттан  шундый  ярдәм  булса, бу  ысулны  саклап калу планлаштырыла.  Ярдәм  күләменннән чыгып, известьлана  торган  җирләр  мәйданын  арттыру  күздә  тотыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International