Буа муниципаль районында авыл халкының һәм кооперациянең эшлекле активлыгын кызыксындыруның системалы инструментларын чыгаруны килештерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында район башлыгы авыл халкының эшлекле активлыгын арттыра һәм алга таба яхшы нәтиҗә бирерлек ысул булырга тиешлеге турында әйтте.
Буа муниципаль районында шул юнәлештәге чараларның берсе - "Авыл эшкуарлыгын һәм кооперацисен үстерү атнасы" булачак. Аны "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперацясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" ДБУ һәм Казан кооператив институты оештыра.
Киләчәктә муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы эшкуарлыгына һәм кооперациясенә хезмәт күрсәтү өчен республика территориясендә Компетенцияләр үзәгенең районара офисларын ачу планлаштырыла.