Иҗтимагый совет утырышынд бакчачылык ширкәтләре объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләренә йомгаклар буенча фикер алыштылар

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» Татарстан  төбәк  бүлекчәсенең  башкарма  комитетында   «Бакчачы  йорты – гаилә  терәге» төбәк  сәяси  проектының  Иҗтимагый  советы  утырышы узды.  

Киңәшмәдә Иҗтимагый  совет рәисе  Дмитрий Воробьев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты - «Бакчачы  йорты – гаилә  терәге» “Бердәм Россия” сәяси  проектының  координаторы    Валерий Власов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре  бүлеге  башлыгы    Александр Дружин, Татарстан  Республикасы Бакчачылар  берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин,  шулай  ук  Иҗтимагый  совет  әгъзалары һәм  Татарстан  Республикасы Бакчачылар  берлегенең район   ассоциацияләре  әгъзалары  катнашты.   

Утырышта  бакчачылык  һәм яшелчәчелекне  үстерү  турында  яңа  федераль   законны  гамәлгә  кертү,  төрле  темалар  буенча  “түгәрәк  өстәлләр” уздыру,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановка  мөрәҗәгатьләр  әзерләү      мәсьәләләре каралды.

Җыелыш  кысаларында  шулай  ук  2018 елда  бакчачылык  җәмгыятьләренең  тышкы  һәм  эчке  инженерлык   инфраструктурасын  ремонтлауның  үтәлешенә  йомгаклар  ясалды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре  бүлеге  башлыгы    Александр Дружин  утырышта  катнашучыларга  2018 елда  бакчачылык  җәмгыятьләренең  тышкы  һәм  эчке  инженерлык   инфраструктурасын  ремонтлауны  финанслашу эшләренең  барышы һәм  2019  елга  планнар  турында  мәгълүмат  бирде.  2018 елда  тышкы     инфраструктурасын  ремонтлау  түбәндәгечә  башкарылды:    98  бакчачылык  ширкәтендә  48 резервуар һәм     20 скважина  ремонтланды,    177 бакчачылык  ширкәтендә 130 көнкүреш  калдыклары җыю  һәм  чыгару  мәйданчыгы  ремонтланды,     65 бакчачылык  ширкәтендә  26,229 км  керү  юллары  ремонтланды,   76 бакчачылык  ширкәтендә  47 км электр  үткәрү  линияләре һәм  32  трансформатор    подстанциясе    реконструкцияләнде.  

Финанслашу программасы  буенча   2018 елда  республика бюджетыннан   эчке   объектларны,  шул  исәптән  6,5 км суүткәргеч торбаларын, 31,5 км электр  үткәрү линияләрен,   6,4 км юл   ремонтлауга 32,3 млн. сум  акча бүлеп  бирелде.  

Киләсе  елга  22  муниципаль районда  техник  су  белән  тәэмин  итү объектларын һәм каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару  мәйданчыкларын  капиталь ремонтлау планлаштырыла   (154 бакчачылык  ширкәтендә  су  белән  тәэмин  итү объектлары  буенча  эшләр  башкарылачак,    120 бакчачылык  ширкәтендә каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару  мәйданчыкларында  эшләр  башкарылачак),  15 муниципаль районда  54 бакчачылык  ширкәтендә керү  юллары  ремонтланачак, 63 бакчачылык  ширкәтендә  аларның  чикләренә  кадәр  электр  челтәре  хуҗалыгы  объектларын   реконструкцияләү  эшләре  башкарылачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International