ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш  муниципаль районында  авыл  эшкуарлыгын  үстерү  проблемалары  буенча    стратегик   сессия узды.  Чарада    Татарстанның җиде  районыннан   башкарма  комитетлар   җитәкчеләре  урынбасарлары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  белгечләре  һәм  эшкуарлар  катнашты.

2018 елның 20 -22 ноябрендә  “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан  әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында республика  муниципаль районнарының  авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре өчен укулар узды


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүгенгше  көнгә    Зәй  шикәр  заводы  эшкәртүгә     1000370 тонна   шикәр  чөгендере  кабул  итте,   шул  исәптән  Зәй  районы  агрофирмаларыннан    – 350 мең  тоннага  якын. 2018 елда  “Зәй  шикәре”  заводында  1100  мең тоннадан  артык  шикәр чөгендере  эшкәртүне һәм  154 мең  тоннадан  артык   шикшр  комы,   46 мең тонна  грануллы  чөгендер  түбе (жом),  36 мең тонна    патока-меласса    әзерләүне     планлаштырды.      

Тукай  муниципаль районының  «Гигант»  хуҗалыгында  авыл  хуҗалыгының мөһим  мәсьәләләре буенча  -  терлекләрне кышлату,  авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую хакында  фикер алыштылар. Чарада  район  башлыгы  Фаил Камаев, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләре,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  19 ноябрендә  Мәскәүдә  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий  Патрушев  рәислегендә   Евразия  икътисадый  берлеге  АПК Советының  беренче  утырышын  узды. Чарада  Евразия  икътисадый  берлегендә   торучы  илләрнең  аграр  ведомство  башлыклары  катнашты.

 «Яңа  Гасыр» телерадиокомпаниясендә   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  ярдәмендә   «Яңа  Гасыр  Трибунасы – Депутат  Трибунасы» тапшыруы узды.   Анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты    Таһир Һадиев,     Татарстан  Бакчачылар  берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы  идарәсе,  Казан  шәһәре  Башкарма  комитеты  вәкилләре,  бакчачылар  берлекләре  рәисләре  һәм  башкалар  катнашты.     

Минзәлә  шәһәрендә  2018  елның    16  - 18 ноябрендә  Татарстан  Республикасы XV нче  «Сәламәтлек»  авыл  Спартакиадасы  программасы  кысаларында   авыл  районнары  командалары  арасында  өстәл  теннисы  буенча  Татарстан  Республикасы  чемпионаты  узды.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  2018  елның  14-17  ноябрендә  «Яшь  профессионаллар» («WorldSkills»)  стандартлары  буенча  75 компетенция  буенча  һөнәри осталыкның  төбәк чемпионаты  узды.  

Татарстанда   2018 елның   26 ноябреннән   6 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.

Балык  Бистәсе  муниципаль районында  җәен (сом)  балыгы  өчен  катнаш  азык үрнәкләре комиссия сынавы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International