Туган җирдә эшләү – ул дәрәҗә!

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 гыйнварда Буа муниципаль районының Айзетуллов КФХ базасында фермер хуҗалыкларының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Шуны әйтергә кирәк, фермер хуҗалыклары район икътисадының аграр секторында ныклы урын алган. Районда 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шуның 17се – гаилә фермалары. Бу КФХлар бер-берсенә охшамаган, һәр фермер күңеленә хуш килгән үз юнәлешен сайлый. Әмма аларның барысы да үз эшен белеп һәм нәтиҗәле эшли.

Фермерлар үз эшчәнлекләрен авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык юнәлешләрендә дә алып баралар, ә аларның актив үсешенә дәүләт ярдәме нык булыша. Яңа эш башлаучы фермерлар өчен максатчан программалар эшли. 2018 елда “Яңа эш башлаучы фермер” конкурсында Буадан 6 фермер катнашты һәм барысы бергә 13 млн.сум грант оттылар.

Чара барышында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Даутов авыл хуҗалыгы елы йомгаклары белән таныштырды һәм 2019 ел уңышы өчен чәчүлек мәйданнары структурасына анализ ясады. Шулай ук крестьян - фермер хуҗалыкларының орлыклар белән тәэмин ителеше, техникага тикшерү уздыру һәм фитосанитар торыш мәсьәләләре дә каралды. Район башлыгы Марат Җәббаров киңәшмәдә катнашучы КФХ башлыкларына, алар аша авыл хезмәтчәннәренә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, аеруча тырышып эшләп, югары күрсәткәчләргә ирешкән фермерларга бүләкләр тапшырды.

Эшкуарлар белән очрашуга шулай ук авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану турындагы законнар белән таныштыру, булган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү өчен күзәтчелек ведомстволары һәм структуралары вәкилләре дә чакырылган иде. Гомумән, бу киңәшмә тантаналы гына түгел, ә бик нәтиҗәле булды, район аграрийлары үзләре өчен кирәкле мәгълүмат һәм сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International