Министрлыкта Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау эшләрен башкару мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау эшләрен башкару мәсьәләләре буенча узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Маметов һәм Татагрохим ААҖ системасы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: известьлау өчен төбәкләр тарафыннан күрсәтелгән мәйданнар саны, Россия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар каталогында известьлы мелиорантларны теркәү, известьлау өчен техника белән тәэмин ителеш, ПСД әзерлеге һәм аны экспертлауны бәяләү, известьлау чыгымнары хакын раслау. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларына федераль акчаларны җиткерү механизмы буенча тәкъдимнәр һәм известьлау өчен төбәк бюджетыннан финанслашу мөмкинлекләре әйтелде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов туфракны известьлау Татарстан Республикасы өчен бик мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте.

«3,3 млн. гектар чәчүлекнең әчелеге 42% төрле дәрәҗәдә. Безнең республика ел саен үз акчаларына 75 мең га мәйданда туфракны известьлау эшләрен башкара. Федераль бюджеттан өстәмә ярдәм булганда, 2019 елда 80 мең гектардан артык мәйданны известьларга мөмкин булачак, ә 2024 елга бу күләмнәрне 150 мең гектарга җиткерү планлаштырыла», - диде министр урынбасары.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында карбонатлы 128 чыганак бәяләнгән һәм тикшерелгән, 39 чыганак эшкәртелә. Җирле известьлы ашламалар җитештерү өчен 22 карьер эшли. Татарстан Республикасында тикшерелгән карбонатлы чимал запаслары 205 млн. тонна тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International