Министрлыкта Россельхознадзорның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнварда Министрлыкта Россельхознадзорның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, Россельхознадзор җитәкчесенең Россия Федерациясе буенча урынбасары Николай Власов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар катнашты.

Ведомстволарның эш йомгаклары турындагы нотыклар белән Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе Нурислам Хәбипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясадылар.

Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында дәүләт һәм җитештерү хезмәте белгечләре тарафыннан башкарылган профилактик вакцинацияләр  турында сөйләде, алар 4,5 миллионнан артыграк булган. 2018 елның беренче кварталында эре мөгезле терлекләрне вакцинацияләү Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә башкарылган. Барлыгы 800 мең баштан артык терлек вакцинацияләнгән. 2018 ел дәвамында ветсанэкспертиза бүлекләре тарафыннан продукциянең иминлеген җилгеләү буенча 90 миллионнан артык тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 1600 тонна төрле төрдәге хайван ите, субпродуктлар, балык һәм кош ите ирекле сатуга чыгарылмаган.

«Республикда электрон ветеринария сертификациясе буенча бик зур эш башкарыла. Бүгенге көндә республиканың барлык дәүләт ветеринария берләшмәләрендә сертификатлар тутырыла. Республика буенча ветеринария буенча ияртүле документларны 700дән артык дәүләт ветеринария табибы һәм хуҗалык субъектларының 1000нән артык вәкаләтле заты тутыра», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы.

Чара азагында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомстволарның 2018 елгы эшләрен уңай бәяләде. Үз нотыгында ул шулай ук 2018 елда кош гриппы буенча барлыкка килгән хәлгә аеруча игътибарлы булырга кушты. Аның сәбәбе – республикага санкцияләнмәгән кошлар кайтару һәм сату икәнен билгеләп үтте министр. «Мондый хәл кабатланмаска тиеш», – диде Марат Әхмәтов.

Министр шулай ук эре мөгезле терлекләр авыруларына игътибар итәргә, бозаулар тууга игътибарны арттырырга кушты. «Болар шулай ук җик мөһим мәсьәләләр. Бу мәсьәләләрне хәл итмичә, сөт терлекчелеге эшен нәтиҗәле итә алмыйбыз», – дип, йомгак ясады ул.

Киңәшмә ахырында аеруча тырышып эшләгән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International