ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.

Татарстан  Республикасы   агросәнәгать  комплексының   яшь хезмәткәрләре арасында   “Һөнәре  буенча  иң  яхшы”   конкурсы 16   ноябрьдә   Н.Э. Бауман  ис. Казан  дәүләт  ветеринария    медицинасы  академиясе  базасында  узды.  Ярышлар  ике  этапта:  теоретик  һәм  практик   этапларда  узды. Катнашучылар  теоретик  өлештә  һөнәрләре  буенча  тест билетларына  җавап  бирделәр,  ә  практик  өлештә  үзләренең  һөнәри  осталыкларын  күрсәттеләр.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

“Сарман   аграр   көллияте” ДАҺБУендә  «Авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү» компетенциясе  буенча   WorldSkills Russia - 2018  Татарстан  Республикасы     төбәк   чемпионаты ярышларына     йомгаклар  ясадылар.   

17  ноябрьдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  агросәнәгать комплексының  яшь хезмәткәрләре  арасында «Һөнәре  буенча  иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында  җиңүчеләрне  бүләкләү  тантанасы  узачак,  чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  министры Дамир  Фәттахов  катнашалар.   

17 ноябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

 «Агрокөч»  холдингында  көнбагыш  уңышы     83,6%  мәйданда  җыелган.   2018  елда   бу  культураның  гомуми мәйданы   14 мең  гект ардан  артып  китә.  Бүгенгә     3 576 764 центнер  уңыш  җыелган, 25 169 тонна  суктырылган,  бер  гектардан  уртача   уңыш   21,24 центнер   тәшкил  итә. 


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы территорияләрен тотрыклы үстерү» республика программасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының Патрикеево авылында суүткәргеч ачу тантанасы узды.       

Балтач  муниципаль районында  терлекчеләр  өчен  кышкы  чор  башланыр  алдыннан  РФ  агросәнәгать  комплексы  хезмәткәрләренең  һөнәр  берлеге  оешмасы  тарафыннан  район  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  терлекчеләр  өчен   иң  яхшы  ял  һәм  хезмәтне  оештыру  бүлмәсенә    смотр-конкурс игълан  ителде.   Моның  өчен  район  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе     белгечләреннән  һәм   АПК хезмәткәрләренең  район  һөнәр  берлеге  комитеты  рәисе  өчен     Р.М. Молдашев  торган   комиссия төзелде.  Смотр-конкурсның  максатлары  һәм  бурычлары    -  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  һәм  терлекче  һөнәренең  абруен  арттыру,  югары  хезмәт  җитештерүчәнлегенә  ирешү,  терлекчеләрнең  хезмәт  шартларын  һәм  хезмәт  иминлеген  яхшырту.      

2018  елның  12 ноябреннән  16  ноябренә  кадәр  республика  районнарында  техниканы   кышкы  саклауга  кую  һәм  машина-трактор  паркын  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлауга  әзерләү     буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурслар уза.

2017  -  2025  елларга авыл  хуҗалыгын  үстерүнең  федераль  фәнни-техник    программасын  гамәлгә  ашыру   (ФНТП)    Советы  президиумы  үзебезнең  бәрәңге  орлыгын  җитештерүне  камилләштерү проектларын  килештерде  һәм  илебезнең  азык-төлек  иминлеген  көчәйтүгә  юнәлдерелгән  ярдәмче  программаларны  алга  таба  үстерү  проектларын  билгеләде.    Президиум утырышы    14 ноябрьдә  Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе  урынбасары    Алексей  Гордеев һәм  РФ Президенты  ярдәмчесе   Андрей  Фурсенко  рәислегендә  узды.  Чарада  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International