Актанышта район алдынгылары слеты узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Актаныш районында шушы көннәрдә алдынгыларны билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган слет узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук район предприятиеләренең һәм оешмаларының алдынгы вәкилләре, авыл хуҗалыгының, эшкәртү сәнәгатенең, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, спорт, социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре катнашты.

«Ирешелгән югары күрсәткечләр – актанышлыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Бу, бигрәк тә, бүгенге слетта катнашучы алдынгыларның казанышы. Болар - җитәкчеләр дә, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һәм башкалар да», - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шулай ук район хуҗалыкларының һәм агрофирмаларының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул район алдынгыларына Министрлыкның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International