Соңгы 10 елда Татарстанда бәрәңгенең алты яңа сорты чыгарылды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты  җитәкчесе    Марсель Таһиров сөйләде.

Институт 2017-2025 елларга  авыл  хуҗалыгын үстерүнең  федераль  фәнни-техник   программасын  гамәлгә  ашыруда  катнаша.   Максат  – авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрен  үзебездә  чыгарылган  сыйфатлы  бәрәңге  сортлары  белән  тәэмин  итү һәм  бәрәңгечелекнең импорт  орлыгы  материалына  бәйлелеген  киметү. 

Соңгы 10   елда  бәрәңгенең  вирусларга  чыдам   6  сорты  чыгарылды.   Ел  саен    Россия селекциясенең  70  сорты  экологик-географик  сынау  уза.  Анализдан  күренгәнчә,  бәрәңгенең  яңа  сортлары    югары  уңдырышлылыгы  һәм   крахмалның  күп булуы  белән  аерыла. 

Әлеге тема Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  та  кызыксынды. Ул нотыкчыдан  сыйфаты буенча  бәрәңгенең  легендар  Лорх сортына  каршы  куярлык  сортлар  бармы-юкмы  икәнен сорашты.  

Марсель Таһиров әйтүенчә,  бәрәңгенең Татарстанда  чыгарылган  яңа  Танго сорты      берничә  күрсәткеч  буенча  легендар  сортны  узып  китә: югары  уңдырышлылыгы белән - 335ц/га,   крахмалның  күп  булуы белән -  15%тан    23%ка кадәр һәм  үсемлек  аксымы  күләме  белән -  3%ка кадәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International