Казан дәүләт аграр университетында республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү курслары эшли башлады

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең «Механизация институты» базасында бу көннәрдә республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады.

Укырга килүчеләр алдында Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең тәҗрибәле мөгаллимнәре, төп дилерлар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре чыгышлар ясыйлар.

Уку программасына авыл хуҗалыгы техникасы агрегатларын, шулай ук терлекчелек җайланмаларын файдалану һәм торгызу технологиясе; машина-трактор паркын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү алымнары; авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм хезмәтне саклау буенча теоретик һәм практик дәресләр кергән.

Соңыннан йомгаклау зачетларын уңышлы биргән инженер-механиклар квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык алалар.

Курслар 21 гыйнвардан 8 февральгә кадәр өч потокта түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Р. Гареев ур., 62(Ферма-2), тыңлаучыларны теркәү 8.30 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр бара. Уку түләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International