2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.

Тулаем республика буенча 16 гыйнварга минераль ашламалар 49 мең тонна, ягъни бер гектар чәчүлеккә 17,1 кг тупланган. Бер атнада артым +1,3% булган. Узган елның шушы датасына республикада минераль ашламалар бер гектарга 27,9 кг тупланган булган.

Соңгы белешмәләр буенча, лидерлар өчлегендә: Зәй районы, аның хуҗалыкларында бер гектар чәчүлеккә 49,8 кг минераль ашлама(фаразга карата 71%) тупланган, Тәтеш район - бер гектарга 38,9 кг(56 %) һәм Сарман районы - 37,9 кг(54%). Шул ук вакытта Тәтеш һәм Буа муниципаль районнарында быел узган елның шушы вакытына караганда минераль ашламалар күбрәк тупланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы минераль ашламаларның авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итүен искәртә. Ашламалар уңышны гына арттырып калмыйча, культураларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмен арттыра. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау сүлпән бара торган районнарга бу эшкә игътибарны арттырырга кирәк.

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына 2019 ел уңышы өчен бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг минераль ашлама туплау бурычы  куелган.

2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау турында тулырак мәгълүмат белән, шулай ук республикада сөт җитештерү һәм сату, шикәр чөгендере эшкәртү турындагы мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International