Хезмәт кешеләре: Чистай районының мактаулы гражданы

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген машина белән сыер саву операторы дип үзгәртелгән сыер савучы һөнәре күпләр өчен гап-гади кебек тоелса да, элегрәк алар турында кинофильмнар төшергәннәр, алсу битле, косынка бәйләгән кызлар турында җырлар җырлаганнар, шигырьләр чыгарганнар. Әмма шуның белән романтика тәмамлана. Аларның эш көне иртә таңнан башлана һәм ул бик четерекле һәм авыр. Нәкъ менә шундый гап-гади, кыенлыклардан курыкмый һәм озак еллар илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәт иткән кешеләр турында язабыз без “Хезмәт кешеләре” дигән рубрикада.

Рубриканың бүгенге герое – Багаева Евдокия Николаевна. Ул 25 ел сыер савучы булып эшләгән.

Евдокия Николаевна 1933 елның 8 мартында Чистай Кубасса авылында туган. Җиде сыйныфны тәмамлагач, үзенең  туган Ленин ис. колхозда эшли башлый, соңрак ул “Кама” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе итеп үзгәртелә.

1952 елда сөт-товар фермасында сыер савучы булып эшли башлый. Ул чакта азык, су ташу да, сыер саву да кулдан башкарылган. Әмма сабыр төбе сары алтын, диләр бит. Тора-бара савым да арта. Иң гаҗәбе, фермада барлык сыерлар да бер токымнан була, ә Евдокия Багаеваның сыерлары сөтне күбрәк бирә.

1968 елда Евдокия Николаевна районның иң яхшы сыер савучысы исемен ала, соңгы ике елда бу исемне ул тагын да раслый.

Ул беркайчан да дан эзләми - моңа аның вакыты да булмый! Беренче савым иртәнге 3.30 сәгатьтәзн 8.00 сәгатькә кадәр, икенчесе - 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, өченче савым - 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.

Йөдә балалар, йорт тулы мал-туар. Шуның өстенә оста куллы сыер савучыны машина белән сыер саву осталары конкурсларына җибәрә башлыйлар, хәтта республикадан читкә дә. Ул зональ ярышларда Татариянең сыер савучыларын күрсәтә.

VIII бишьеллык елларында 1966-1970 еллардан башлап Евдокия Николаевна аеруча зур күрсәткечләргә ирешә. Ул чакта аның төркемендә еллык савым 4 мең килограммнан артып китә.

1971 елдан Евдокия Николаевнага Ленин ордены бирәләр. Ә 1973 елда ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул шулай ук “Фидакарь хезмәт” медале белән бүләкләнә, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан ВДНХның дүрт бронза медале белән бүләкләнә, IX һәм X бишьеллык бурычларын уңышлы үтәгән өчен мактаулы грамоталар ала.

Багаева авыл һәм район Советы депутаты булып тора, шулай ук Бөтенроссия колхозлар советы әгъзасы була. Чистай шәһәре һәм Чистай районының мактаулы гражданы була. Бүген ул безнең янда юк инде, әмма аның турындагы якты хатирәләр чистайлылар күңелендә әле озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International