2018 елның 22 - 25 ноябрендә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасының ХV нче «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал уеннары узды.
Республиканың муниципаль районнарында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркының авыл хуҗалыгы машиналарын алдагы чәчү сезонына ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә комиссияләр ГОСТ 7711-2009 буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җыю һәм азык җыю комбайннарының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышын, машина-трактор паркларының торышын, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру һәм хезмәтне саклау дәрәҗәсен бәяләргә тиеш иде.
Республикада бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг минераль ашлама кертү бурычы куелган.
22 – 24 ноябрьдә “Ак Барс” көрәш бергәлеге сараенда татар-башкорт милли спорт “Көрәше” буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Аны ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Бүген Игнчеләр сараенда “Ак Барс” көрәш бергәлегендә татар-башкорт милли спорт “Көрәше” буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты.
24 ноябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектына керүче «2019 елда фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын булдыру» федераль проекты буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Проект 4 чараны үз эченә ала: КФХларга яисә «Агростартап» проектларына (2 төр) грант ярдәме, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын (СПоКларны) үстерүгә субсидияләр бирү, авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәгенең эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүгә, фермерларга ярдәм итүгә субсидияләр бирү.
«Агрокөч» Househam компаниясе белән күпэтаплы хезмәттәшлек турында килешү төзүне планлаштыра. Бу хакта сөйләшүләр Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында узачак. Беренче этапта «Агрокөч» холдингы предприятиеләрендә сынау өчен ике сиптергеч кайтару планлаштырыла. Мондый техникага ия булу кырларны эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм нәтиҗәдә уңышның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.