Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмалары беренче мәртәбә елга бер миллиард йомырка җитештерделәр

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмалары тотрыклы рәвештә йомырка җитештерхне арттыралар. «Өл ел эчендә үсеш 29% тәшкил итә», – дигән мәгълүмат бирде Марат Әхмәтов. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында КФХларында 2016 елда 838 млн. данә йомырка җитештерелгән булса, 2017 елда – 880 млн., 2018 елда 1 млрд. 79 млн. данә җитештерелгән.

«Ашамлык йомыркасы җитештерү буенча Яратель»(«Ак Барс холдингы») компаниясенең җитештерү күрсәткече 32 процент(814 млн. данә йомырка) булды, – диде министр. 2018 елда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан җитештерелгән барлык йомырка күләменең 76%ы(814 млн. данә) туры килә, дип, аңлатма бирде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, төбәктә барлык категория хуҗалыклар 1,4 млрд. данә йомырка җитештергәннәр, бу 2017 елгы күрсәткечтән 17%ка артыграк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International