Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Татарстанда 2018 елда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары буенча терлекчелек тармагындагы йомгаклар турында мәгълүмат бирде

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

 Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  2018 елда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл  хуҗалыгы оешмалары буенча терлекчелек тармагындагы  йомгаклар  турында  кыскача мәгълүмат  бирде.    

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде,  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры Алексей Песошин  катнашты.

Марат  Әхмәтов сүзләренә караганда,   «сизелер-сизелмәс  кенә булса да,  уңай  нәтиҗәләр  бар».

Терлек  ите  һәм кош  ите    521 мең  тонна (102%) җитештерелгән.

Тулаем савым   1 млн. 848 мең  тонна тәшкил итә, артым    1%тан  аз  гына күбрәк.

Йомырка сала  торган  тавыклар буенча  үсеш күбрәк   - 17%.   1,4 млрд. данә йомырка салганнар.

Республикада   1 млн. 12 мең  баш  эре  мөгезле  терлек бар   (98,6%).

«Республикада  сыерлар  санын  узган  елгы  дәрәҗәдә  саклап  калып  булды   (354 мең  баш). Дуңгызлар  саны     2%ка артты, кош-корт  - 18,2 млн.,   1 миллион башка күбрәк», - дип төгәлләштерде Марат  Әхмәтов.

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары  буенча  җитештерү  күрсәткечләре  шактый  артты, барлык  категорияләр  буенча да.  Савым сыерлары  саны  хәтта     1,5 мең  башка артты. Дуңгызлар  саны  да  артты.    «Йомырка җитештерү  буенча  республика  беренче  мәртәбә   1 млрд. данәгә  чыкты, - диде  Марат  Әхмәтов. -  Өч ел эчендә  үсеш    29% тәшкил итә».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  югары  технологияле комплекслар  буенча  әйтеп  узды.  

Мәс., «Чаллы Бройлер»   121 мең  тонна кош ите  җитештергән, үсеш -  2%, эбу  республика  итенең  өчтән бере  диярлек   (31%).   «Ак Барс холдингы» кошчылары   62 мең  тонна кош  ите  җитештергәннәр, 2017 елга  карата  үсеш  6% тәшкил итә.

«Яратель» («Ак Барс холдингы») компаниясенең   җитештерү күрсәткече  - 32 процент (814 млн. данә йомырка).

  «Камский Бекон» интенсификациясе исәбенә  дуңгыз  ите   6%ка артты (51,6 мең  тонна).

«Югары технологияле комплекслар   тулы   проект куәтенә  эшлиләр», - дип, йомгак  ясады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.

Аннары Марат  Әхмәтов  сөт  җитештерү буенча  кычкача мәгълүмат  бирде.  «Сөт терлекчелегендә хәлләр четереклерәк, - диде  ул. – Эре  мөгезле  терлекләнең  баш  санын     барысы  23  район гына   арттыра алды».

Шулар  арасында  Зеленодольск, Актаныш, Саба, Балтач, Буа муниципаль   районнары бар.

«Җитештрүне арттыру  белән  шөгыльләнү урынына 18 район булганын да  югалта  баралар», - Марат  Әхмәтов.  Мондыйлар  арасында   Әгерҗе, Мөслим, Чиста, Алабуга, Бөгелмә, Алексеевск районнары бар.

Сөт җитештерүдә  иң югары  күрсәткечләргә ирешкән район -   Кукмара  районы,  диде  Марат  Әхмәтов.

Процентларда  караганда,  сөт  җитештерүдә  иэ күп үсеш  Әлмәт районында,  диде  Марат  Әхмәтов,  ә гомуми җитештерү  күләменә килгәндә,  әле  бик  үк  мактанырлык  түгел.

Министр әйтүенчә, ел  йомгаклары, һичшиксез, муниципаль районнар  башлыклары  белән киңәйтелгән  киңәшмәләрдә  җентекләп  анализланырга  тиеш. 

Марат  Әхмәтов хәбәр иткәнчә,  быел  1 литр  сатылган  сөткә  гыйнвар-февральдә Татарстан  Республикасы Президентының  өстәмә  ярдәме  буларак   1,2 млрд. сум  субсидия  биреләчәк, бу  узган  елгы  югалтуларны  истә  тотып  бирелә,  әмма  сыерларның  баш  саны  кимемәскә  тиеш.  

«Терлекчелек  акчалата  керем алуның  бердәнбер  чыганагы  булып  тора, сөт сатудан  гына да  һәркөнне    80 млн. сум  табыш  керә,   - диде  Марат  Әхмәтов.    – Моның  өчен  тырышырга  да  була».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International