Мөслим районында Кәлимуллиннар гаиләсе үз терлекечелек фермасын ачты

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы фермерларга шактый зур ярдәм күрсәтә, нәтиҗәдә, үз эшләрен ачарга теләүче авыл кешеләре саны арта бара.

Мәсәлән, Мөслим районының Тойгелде авылында ирле-хатынлы Кәлимуллиннар һәм аларның уллары шундыйлардан. Алар үзләренең гаилә терлекчелек фермасын ачып җибәргәннәр. 2018 елда 2,9 млн. сум откан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант акчаларына һәм үзләренең 1,5 млн сум акчаларын өстәп, терлекләр симертү өчен ихаталы терлекчелек комплексы төзиләр.

«Хуҗалыкта 20 баш савым сыеры һәм 50 баш «Герефорд» токымлы бозау бар. Бозаулар ачык һавада тотыла һәм һәркөнне 1 кг артым бирәләр», - дип сөйли фермер хуҗалыгы башлыгы Мөдәррис Кәлимуллин.

Хуҗалыкта көнгә 150 килограммга якын сөт савалар. Продукцияне сату буенча да проблема юк. Сөтне Башкортостанның Илкш районына озаталар. Ит продукциясен гражданнарга саталар, кафеларга тапшыралар һәм ярминкәләрдә саталар.

Киләчәктә дәүләт ярдәме кысаларында Кәлимуллиннар тагын 50 баш «Герефорд» токымлы бозаулар сатып алуны һәм казылык әйберләре җитештерү буенча мини завод төзүне планлаштыралар.

«Иң мөһиме – район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күркәм башлангычларга һәрвакыт ярдәм итәләр һәм рәхәтләнеп эшләргә була», - диләр фермерлар.

Белешмә өчен: Герефорд — итчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр токымы XVIII гасырда Британиянең Герефордшир графлыгында чыгарылган. Дөньяда иң популяр токым булып санала. Аның өстенлеге шунда: ул бик чыдам, артык игътибар таләп итми, климатка бик тиз яраклаша, сыйфатлы ит бирә, җиңел бозаулый, бозаулары бик сирәк үлә, күп ит бирә(чыгыш 70%ка кадәр). Олырак сыерларның авырлыгы 650 кг-дан 850 кг-га кадәр җитә, үгезләрнеке — 900 дән 1350 кг-га кадәр. Тәүлек артым 800-1250 гр. тәшкил итә. Герефордлар ите абердин-ангус токымыныкы кебек үк югары сыйфатлы, “мәрмәр” ит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International