Хезмәт кешеләре: Балтач районыннан гаҗәеп тракторчы хатын-кыз

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Безнең рубриканың бүгенге героен авылда олылар да, кечеләр дә белә. Түбән Сосна авылында төп юл аның исеме белән аталган кешене кем белмәсен инде. Нәфикова Сәрвәр — авылда беренче тракторчы хатын-кыз, ул фидакарь хезмәте өчен Алтын Йолдыз белән бүләкләнгән Герой бит.

Сәрвәр Нәфикъ 1925 елның 6 сентябрендә Балтач районының Норма авылында туган. 12 яшеннән Тимирязев исемендәге колхозда олылар белән беррәттән эшли башлый. Тракторчылар еш кына аны сабанчы итеп үзләренә ярдәмче итеп ала торган булганнар.

Технига кечкенәдән үк якын булуы аңа һөнәр сайдауда ярдәм итә. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул тракторчылар әзерли торган 4 айлык курсларга йөри башлый. Кечкенә генә, ябык кына бу кыз баланы башта аласылары да килми. Бу сугыш башланган бик авыр 1941 нче ел була. Авылдагы эшкә яраклы барлы ирләрне сугышка алган чак. Шулай  итеп, язмыш Сәрвәрне ирләр һөнәренә китерә.

Бөек Ватан сугышы буена әлеге кызчык чын ирләр эшендә - тракторда эшли. Ул кырлар да эшкәртә, икмәк тә үстерә, фермаларга терлек азыгы да ташый. Сугшы беткәннән соң механизатор кадрлары белән җиңелрәк була башлый. Сәрвәр Нәфиковна аннары үзенең тагын бер хыялын тормышка ашыра - автоген эретеп ябыштыру курсларын тәмамлый һәм 1949 елга кадәр эретеп ябыштыручы булып эшли.

Ә 1954 елда Сәрфәр апа менә дигән тимерче булып китә. Элеккеге тимерче үлеп киткәч, колхоз рәисе, тимер белән син эш иткәнең бар, монысын да булдырырсың, дип аны тимерче итеп куя. Ул җиңел булмаган бу һөнәрне дә үзләштерә. Тәҗрибәле тимер коючылардан ким эшләми: кайчакта тимерчелектән төн урталарында гына кайта торган була: сабан тешләре әзерли, авыр тәгәрмәч кысалары, ат догалары һәм колхоз эшендә кирәк булган башка тимер коелмалар аның кулыннан үтә.

1967 елда, Сәрвәр Нәфикованың авыл хуҗалыгы җитештерүендәге югары казанышларын бәяләп, аңа Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале биреп, Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелә.

Үзенең сеңлесе белән бергә Сәрвәр Нәфикова Гөлсур исемле кыз бала алып тәрбиялиләр, бүгенге көндә аның үз балалары - улы һәм ике кызы үсеп килә.

Сәрфәр апа инде исән түгел, әмма аның турындагы матур хәтирәләр якыннары һәм авылдашлары күңелендә әле озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International