Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты беренчелегенең чемпионнарын, призерларын һәм тренерларын бүләкләделәр

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты беренчелегенең чемпионнарын, призерларын һәм тренерларын бүләкләделәр. Чемпионнарны Татарстан Республикасының Билбау спорт көрәше Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләде. Чарада шулай ук Федерациянең башкарма директоры, Билбау көрәшенең халыкара федерациясе генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин катнашты.

Спортчылар белән очрашуны ачып, Марат Әхмәтов чемпионнарны уңышлары белән котлады. «Көрәш – ул көч, куәт, мощь, энергия һәм тәҗрибә генә түгел, ә тулы бер фәлсәфә. Анда иң катлаулысы – үз-үзең белән көрәшү. Бернигә карамыйча алга барырга һәм еш кына үзеңнең көндәшеңне түгел, ә үз-үзеңне җиңәргә кирәк» - диде Марат Әхмәтов.

Министрлыкка бүген республика күп районнарыннан яшьләр җыелды: Актаныш, Нурлат, Тукай, Зәй, Алексеевск һәм башка районнардан. Әмма аларның барысын да ныклы характер һәм җиңүгә зур омтылыш берләштерә. Алар мактанырга яратмый, җиңүдә аларга нәрсә булыша дип сораганда, әти-әниләр, тренерлар ярдәме һәм туган авылында яки шәһәрендә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган яхшы шартлар, диләр алар.

Шунысы да кызык, билбау көрәшен егетләр генә түгел, ә кызлар да сайлый. Мәс, Аксубай районыннан Ольга Шугаеваны әлеге спортка аңа 6 яшь вакыттта әтисе китергән. Шуннан алып 9 ел инде ул көрәш белән шөгыльләнә һәм быел егетләр һәм кызлар арасындагы Беренчелектә 1 нче урынны алды. «Бу кыз гаять нык характерлы, ул спаррингларда хәтта егетләрне дә җиңә һәм бернидән дә курыкмый», - дип сөйли көрәшче белән бергә чарага килгән аның тренеры Александр Скворцов.

Марат Әхмәтов чемпионнарны һәм призерларны гына түгел, ә чемпионнарны үстерүче аларның тренерларын да бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International