2018 елның 28 ноябренә теплица яшелчәләрен җыю ил буенча 889,6 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 28,3%ка артыграк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019 елның 1 июленә кадәр Россиядә ат үрчетүне үстерү стратегиясен эшли Ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядә ат үрчетү мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә.
Татарстанда 2018 елның 26 ноябреннән 6 декабренә кадәр зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узган агроиминләштерүне үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 2018 елның 19 ноябренә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 40,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 4,5%ка күбрәк (2017 елда – 38,7 мең тонна).
21 - 23 ноябрьдә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча курслар узды.
«Агрокөч» АҖ Househam компаниясе белән күпэтаплы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Аны имзалау процедурасы Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында узды. Беренче этапта «Агрокөч» холдингы предприятиеләрендә сынау өчен ике сиптергеч кайтару планлаштырыла. Мондый техникага ия булу кырларны эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм нәтиҗәдә уңышның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, крестьян - фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда унбер муниципаль районның башлыклары, аграр сектор вәкилләре, республика парламенты депутатлары, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстанда татар атлары токымын яңарту буенча актив эш алып барыла. Бу токым атлар җирле абориген төркемнәргә керәләр. Алар түзем булулары, табигать шарталрына тиз җайлаша алулары һәм канэчкеч бөҗәкләргә һәм аеруча киң таралган авыруларга чыдам булулары белән аерылып торалар. Аларны үрчетү фермер хуҗалыкларында табынлы атчылыкта зур уңыш китерә.